ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Унике җир участогы үзләштергән бакчачылык ширкәте рәисе хөкем ителәчәк

11 февраль 2019, 18:00

66 яшьлек ир-ат Старое Победилово бистәсендә җир биләмәләренә законсыз милекче итеп күрсәткән ялган белешмәләр ясаткан.

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанда Старое Победилово бистәсендә унике җир участогы үзләштергән “Залив” бакчачылык ширкәте рәисен хөкемгә тартачаклар. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Казанның Идел буе районы прокуратурасы аңа карата гаепләү бәяләмәсен раслаган. Бакчачылык оешмасы рәисе РФ Җинаять кодексының мошенниклык маддәсе буенча (159 нчы маддәнең 3 нче часте) җинаять кылуда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2009-2013 елларда “Залив” бакчачылык ширкәтенең 66 яшьлек рәисе, эш урыныннан файдаланып, ялган белешмәләр ясаткан. Алар буенча, Старое Победилово бистәсендә дистәдән артык җир биләмәсе аныкы һәм танышларыныкы булып исәпләнгән.

Чынлыкта исә участоклар гомуми кулланыштагы муниципаль җирләрдә һәм бакчачылык ширкәте чикләреннән тыш урнашкан. Шул рәвешле, муниципаль милектән законсыз рәвештә гомуми бәясе 2,2 млн сум булган 12 җир участогы законсыз үзләштерелгән.

Тикшерү барышында җир участокларына арест салынган. Эш Идел буе районы судына тапшырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10