ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Казанда Халыкара туган тел көне бәйрәменә багышланган фәнни-гамәли конференция узачак

11 февраль 2019, 20:13 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Казанда Халыкара туган тел көне бәйрәменә багышланган фәнни-гамәли конференция узачак Чарада төрки лингвокультурологиянең мөһим мәсьәләләре каралачак.

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 20-21 февраль көннәрендә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында X Халыкара “Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар” фәнни-гамәли конференциясе үтәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы хезмәткәрләре хәбәр итте.

  • Җыенда филология һәм культурология арасында диалогны җайга салу юлларын эзләү, вуз һәм урта махсус һөнәри уку йортлары студентларын, мәктәп, лицей һәм гимназия укучыларын гомуми фәнни проблемаларга җәлеп итү һ.б. максат итеп куела.

Конференциядә 10-11нче сыйныфта, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы укучылар һәм студентлар катнаша ала.

“Конференциядә төрки лингвокультурологиянең мөһим мәсьәләләре, телнең җәмгыять һәм мәдәният белән бәйләнеше, тәрҗемә һәм мәдәниятара багланышлар; мәдәни-тарихи мирас һәм традицияләр кебек сораулар каралыр дип көтелә”, - диде кафедра хезмәткәре.

Шулай ук, татар тел белеменең фәнни һәм гамәли проблемалары, татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр һәм башка шундый мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.

  • Конференция татар, төрки һәм рус телләрендә барачак. Гаризаны lingvoturk2019@mail.ru электрон почтасына җибәрү сорала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10