ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чирмешән районының Чумачка авылында яңа клуб утын ягып җылытыла

11 февраль 2019, 22:00 , Фото: Кадрия Гамирова

Чирмешән районының Чумачка авылында яңа клуб утын ягып җылытыла 35 тамашачыга исәпләнгән мәдәният йорты төзелешенә өч миллион сум акча тотылган.

(Чирмешән, 11 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешән районының Чумачка авылында яңа клуб ачылды. Әлеге мәдәният учагын нефтьчеләр булышлыгы белән төзеделәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Район үзәгеннән 40 километрлап ераклыкта, урман буенда урнашкан, бер гасырлык тарихы булган Чумачка авылына үткән атнада кунаклар күп җыелды. Биредә тантаналы шартларда, яңа авыл мәдәният йорты ачылды, ул утын ягып җылытыла.

50 йортлы, 107 кеше гомер итүче зур булмаган авылга җыйнак кына, 150 квадрат метрлы, 35 тамашачыга исәпләнгән мәдәният йорты төзелешенә өч миллион сум акча тотылган. Яртысы район бюджетыннан финансланса, калган чыгымнарны нефтьчеләр күтәргән.

Зур булмаса да, бар нәрсәгә урын табылган, бөтен уңайлыклар бар. Артистлар өчен дә җыйнак кына бүлмә, иркен сәхнә, тамаша залы эшләнгән, хәтта санузел урнаштырырга да урын тапканнар. Мәдәният йорты тирәсен төзекләндерәсе генә калган, төзүчеләр аны язга башкарырга ышандырдылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10