ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Зәйдә дөньякүләм танылган чаңгычылар укучылар белән очрашты

12 февраль 2019, 08:00 , Фото: zainsk-rt.ru

Зәйдә дөньякүләм танылган чаңгычылар укучылар белән очрашты Очрашуда спортчылар үзләре турында сөйләделәр, спорттагы җиңүләр һәм күп көч куеп та уңышка ирешә алмау очраклары турында бәян иттеләр.

(Зәй, 12 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә дөньякүләм танылган чаңгычылар укучылар белән очрашты. “Универсиада дәресләре” республика акциясе кысаларында оештырылган чарада шәһәр мәктәпләреннән 400гә якын укучы катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Очрашуда мәктәп укучылары совет чаңгычысы, Олимпия уеннарының өч мәртәбә призеры, Дөнья чемпионы, СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры Александр Завьялов һәм СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры, дүрт мәртәбә Олимпия уеннары чемпионы, СССРның сигез мәртәбә чемпионы, “Чаңгы короле” Николай Зимятов катнашты. 

Танылган спортчыларның Зәйгә килүе очраклы түгел, чөнки “Ялта-Зәй” чаңгы спорты үзәгендә Бөтенроссия сайлап алу чаңгы ярышлары уза. Анда Россиядән килгән студентлар көч сынаша. Зәйгә Россиянең 33 төбәгеннән 200дән артык яшь чаңгычы җыелды. 12 февральдә Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркта студентлар җыелма командасын Бөтендөнья кышкы Универсиадасына озату тантанасы үтәчәк.

Очрашуда спортчылар үзләре турында сөйләделәр, спорттагы җиңүләр һәм күп көч куеп та уңышка ирешә алмау очраклары турында бәян иттеләр, укучылар сорауларына җавап бирделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10