ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казан федераль университетында коткаручы роботлар турында сөйләячәкләр

12 февраль 2019, 10:18 , Фото: mic.tatarstan.ru

Казан федераль университетында коткаручы роботлар турында сөйләячәкләр Лекция Кремль урамы, 35нче йорт адресы буенча, 1306 аудиториядә (13 кат) узачак.

Казан (Идел буе) федераль университетында «Фән атнасы» кысаларында тематик лекцияләр сериясе узачак. Бүген, 12 февраль көнне, чара программасында - «Коткаручы роботлар: эзләү-коткару робот техникасы трендлары» лекциясе. Бу турыда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

КФУ Мәгълүмати технологияләр һәм интеллекуталь системалар Югары мәктәбенең интеллектуаль робот техникасы системалары лабораториясе вәкилләре коткару робот техникасы өлкәсендә нинди трендлар барлыгын, роботларның нинди бурычларын үтәүләрен һәм роботларны ничек программалау турында сөйләячәк.

Лекциягә керү бушлай, әмма алдан теркәлү кирәк.

Лекция Кремль урамы, 35нче йорт адресы буенча, 1306 аудиториядә (13 кат) узачак. Башлана 19:00 сәгатьтә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10