(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Мәдәният министрлыгы Казан циркы директоры вазифасына бәйге игълан итте. Кандидатлардан гаризалар 11еннән 21 февральгә кадәр кабул ителә. Ведомствоның матбугат хезмәтендә шундый мәгълүмат урнаштырылган.
«Кандидатка карата түбәндәге таләпләр куела: ул югары белемгә ия (икътисади, юридик, мәдәни һәм сәнгать, педагогик, техник), аның җитәкче вазифаларда кимендә биш еллык эш стажы булырга тиеш», - диелә хәбәрдә.
Бәйге ике этапта үткәреләчәк. Беренче этапта кандидатларның тиешле таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерәчәкләр. Икенче этапта жюри кандидатларның циркны үстерүгә бәйле тәкъдимнәренә бәя бирәчәк. Әлеге стадия шулай ук әңгәмә, һөнәри һәм шәхси-эшлекле сыйфатларны диагностикалау, башка чараларны үз эченә ала.
Мондый конкурс былтыр узган иде инде. Әмма жюри әгъзалары җиңүчене ачыклый алмады.