ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Чаллы спортчысы тхэквандо буенча Халыкара турнирда җиңү яулады

12 февраль 2019, 11:08 , Фото: Пресс-служба ФСО «Динамо» РТ

Чаллы спортчысы тхэквандо буенча Халыкара турнирда җиңү яулады Тренер Сергей Титкинда шөгыльләнүче Анна Казарновская турнирның икенче көнендә, 52 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә җиңүче булды.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Чаллы спортчысы Анна Казарновская Төркия Президенты Кубогына үткәрелгән G-2 Халыкара турнирында җиңү яулады. Бу хакта ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тхэквандочылар ярышы 7-12 февраль көннәрендә Төркиянең Анталия шәһәрендә узды.

«Тренер Сергей Титкинда шөгыльләнүче Анна Казарновская турнирның икенче көнендә, 52 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә җиңүче булды», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Әлеге үлчәү категориясендә Россия спортчылары аеруча зур уңышка иреште. Ростов вәкиле Анастасия Космычева – көмеш, Липецкидан Ирина Мещерякова һәм Чиләбедән Анна Гыйльманова бронза медальләргә лаек булды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10