ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Март башында Екатеринбургта Мәүлид ән-Нәбигә багышланган концерт әзерләнә

12 февраль 2019, 16:45

Чарада Татарстан, Башкортстан, Кырым, Свердловск өлкәсе артистлары чыгышлары көтелә.
(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). 2 март көнне Екатеринбургтагы Урал халык сәнгате үзәгендә Ислам динендә зур урын тоткан даталарның берсе Мәүлид ән-Нәбигә багышланган концерт була. Бу хакта "Урал татарлары" сайты хәбәр итә. 
 
Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан оештырыла торган чара инде 9 ел үткәрелә.
 
 Ул Ислам мәдәниятен чагылдыра һәм рухи кыйммәтләрне үстерү, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту, дәүләт белән диннәр арасында мөнәсәбәтләрне камилләштерүне максат итә. 
 
Программада рәсми затларның котлаулары, тарихи экскурс, Татарстан, Башкортстан, Кырым, Свердловск өлкәсе артистлары чыгышлары көтелә.
 
Шулай ук, лазерлы шоу, күргәзмәләр, ярминкәләр, мастер-класслар үткәрү күздә тотыла. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10