ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә 2024 елга кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны көчәйтәчәкләр

12 февраль 2019, 15:05 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Россиядә 2024 елга кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкны көчәйтәчәкләр 2018 елда Россиядә 300 меңнән артык машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылган.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Россиядә 2024 елга кадәр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләргә карата җаваплылыкны көчәйтәчәкләр. Бүген РФ Югары суды Рәисе Вячеслав Лебедев видеоконференция элемтәсе режимында узучы РФ гомуми юрисдикция һәм арбитраж судлары рәисләре гомумроссия семинар-киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«2018 елда Россиядә 300 меңнән артык машина йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен җаваплылыкка тартылды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртүчеләргә карата җаваплылыкны көчәйтү 2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешендәге илкүләм максат һәм стратегик бурыч буларак билгеләнде», - диде Вячеслав Лебедев.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10