ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Владимир Путин: Медицина оешмаларында дизайнның кәефне яхшыртуга йогынтысы булырга тиеш

12 февраль 2019, 18:17 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Владимир Путин: Медицина оешмаларында дизайнның кәефне яхшыртуга йогынтысы булырга тиеш Илбашы илкүләм проект программаларында сәламәтләндерү дизайнын куллану мәсьәләсе каралачагын әйтте.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). РФ Президенты Владимир Путин медицина оешмаларында дизайнның кәефне яхшыртуга йогынтысы булырга тиеш дигән фикер белән килеште. Бу мәсьәлә Казанда “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда күтәрелде.

Медицина оешмаларында сәламәтләнергә булыша торган мохит булдыруны “РФ архитекторлары” программасы финалисткасы Анастасия Яременко тәкъдим итте. Ул бигрәк тә моның яман шештән интегүчеләр өчен мөһим булуын әйтте. Аның фикеренчә, ямьсез, соры дизайнның онкология белән авыручыларга уңай тәэсирен көтеп булмый.

“Бу “доказательный” дизайн дип атала, аның кеше сәламәтлегенә уңай тәэсире дәлилләнгән. Яшәү белән үлем арасында булган кешеләр өчен бу бик мөһим. Ямьсез тирәлек авыру кешене тагы да баса. Депрессия халәтендә сәламәтләнүгә, ничек тә булса гомереңне саклап калуга омтылу болай да авыр. Мин үзем шунда дәваланган кеше”, - диде Анастасия.

Владимир Путин бу фикер белән килеште. Илкүләм проект программаларында сәламәтләндерү дизайнын куллану мәсьәләсен караячагын әйтте.

“Кешеләргә файдага булган барлык нәрсәне кертергә, кулланырга кирәк. Уңайлы тирәлек, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эчке дизайн кәеф күтәрелү һәм сәламәтләнүгә йогынты ясамый калмыйдыр. Моны психологлар да хуплар”, - диде Президент.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10