(Иннополис, 12 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Безнең бурыч – аварияле торактан халыкны күчерүдә тагы да зуррак мәйданнарга чыгу”, - дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин Иннополиста РФ Дәүләт Советы президумы утырышында.
- Биредә торак төзелеше һәм уңайлы шәһәр мохите турында сөйләшәләр.
“Без аварияле торактан кешеләрне яңа фатирларга күчердек. Яңа фатирларга 1 млн нан артык кеше урнашты. Быел, 2012 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 1 гыйнварына кадәр яраксыз итеп танылган торак фондны колачлаган программа башлана”, - диде Илбашы.
Ул 2023 елдан да соңга калмыйча елына 2 млн квадрат метр күләменә чыгарга кирәклекне әйтте. “Без шулай итеп кенә торак фондны яңарта алачакбыз. Бу бурычлар “Торак һәм шәһәр мохите” программасында чагылыш таба”, - диде.
Путин әйтүенчә, торак төзелешендә тамырдан үзгәрешләргә ирешү өчен, күләм дә, яңа эш формасына күчеш тә кирәк. “Бу бурычның икесен дә хәл итү җиңел түгел”, - дип белдерде.