ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Артем Хохорин: Электрон финанс пирамидалары буенча былтыр бер эш тә кузгатылмаган

14 февраль 2019, 14:29 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Артем Хохорин: Электрон финанс пирамидалары буенча былтыр бер эш тә кузгатылмаган Министр халыкка аңлату эшләре нәтиҗәсе булуын билгеләп узды.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда Татарстанда электрон финанс пирамидалары буенча былтыр бер эш тә кузгатылмаган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышында полициянең 2018 елгы эшчәнлеге турында хисабында Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин әйтте.

Аның сүзләренчә, аңлату эшләре нәтиҗәсендә, финанс пирамидаларыннан зыян күрүчеләрдән гаризалар килми дип әйтерлек. Ул 2015 елда финанс пирамидаларына бәйле 32 җинаять эше кузгатылганын, былтыр берәү дә булмаганын белдерде.

«Тулаем алганда, бу дулкынны җиңдек. Ләкин виртуаль киңлектә мошенниклар барлыкка килә. Бүген Интернетта акча кертеп, электрон криптовалюталар белән инвестицион фондларга охшаш проектлар бар. Бу шул ук электрон киңлеккә күчкән финанс пирамидалары. Алар буенча эшлибез», - диде министр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10