ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Ашытбаш мәктәбендә әфганчылар көненә багышланган шахмат ярышы җиңүчеләре ачыкланды

16 февраль 2019, 23:00 , Фото: arskmedia.ru/2019/02/15/ashyitbash-maktabenda-afganchyilar-k-nena-bagyishlangan-shahmat-yaryishyi-uzdyi/

Ашытбаш мәктәбендә әфганчылар көненә багышланган шахмат ярышы җиңүчеләре ачыкланды Бәйге 18 яшькә кадәргеләр һәм аннан өлкәннәр арасында узды.

(Арча, 16 февраль, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). 14 февральдә Ашытбаш мәктәбендә Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин призына әфганчылар көненә багышланган шахмат буенча республиканың зона ярышы узды биредә. Ярышларда Арча, Теләче, Балтач, Әтнә районнарыннан килгән 18 ир-егет көч сынашты.

Бәйге 18 яшькә кадәргеләр һәм аннан өлкәннәр арасында узды.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урында Әтнәдән шахмат тренеры Раил Шакиров, 2 урында Ашытбаштан Сөләйман Галиуллин, 3 урында Яңа Кенәрдән Таһир Сәмигуллин.

18 яшькә кадәргеләр арасында җиңүчеләр икесе дә Ашытбаш мәктәбеннән: Вячеслав Гаврилов һәм Алсу Гыйбадуллина.

Ярышларга кадәр Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов мәктәп укучыларына патриотлык темасына ачык дәрес уздырды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10