ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Илһам Гомәров: Хәзер фәнгә килүче яшьләрнең белеме түбәнрәк дәрәҗәдә булуы сизелә

19 февраль 2019, 11:00 , Фото: Рамил Гали

Илһам Гомәров: Хәзер фәнгә килүче яшьләрнең белеме түбәнрәк дәрәҗәдә булуы сизелә
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең җитәкчесе Илһам Гомәров белән әңгәмә.

(Казан, 19 февраль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). “Татар-информ” хәбәрчесе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең җитәкчесе Илһам Гомәров белән институтның эшчәнлеге, илле меңлек архив материал тупланган “Мирасханә” үзәгендә нәрсәләр сакланганы, татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә институтның керткән өлеше, сөйләм теле, әдәби тел һәм дөньякүләм танылган Болгар язучысының иҗаты ни өчен өйрәнелмәгәне хакында сөйләште.

– Илһам Госманович, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеге белән таныштырып үтсәгез иде. Нинди проектлар чынга ашырыла? Һәрвакытта да куйган максатларыгызга ирешәсезме?

– Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Татарстан Фәннәр Академиясенең бер структур берәмлеге, институты. Аның оешу тарихы турында да әйтеп китәсем килә. Быел безнең институтка 80 ел тула, ул 1939 елда Мәгариф халык комиссариаты карары белән оеша. Һәм аның төп максаты – татар тарихын, татар мәдәниятен, аның телен өйрәнү буенча фәнни эшчәнлек алып бару. Иң беренче куелган таләп нигезендә – шул еллардан алып, бүгенге көнгә кадәр үзенең эшчәнлеген дәвам итә һәм институт галимнәре бүген дә, нигездә, шушы юнәлештә эшләрне алып бара.

Структур яктан караганда, институтта унга якын бүлек эшләп килә. Әйтик, татар телен өйрәнү буенча институтта өч бүлек эшли, әдәбият белеме, текстология, театр һәм музыка һәм халык авыз иҗаты һ.б. бүлекләр бар. Шулай ук, язма һәм музыкаль мирас үзәге дигән бер структур берәмлек бар. мин шул бүлекнең җитәкчесе булам.

Институтта, фәнни эшчәнлек ягыннан караганда, бүген зур активлык күзәтелә, проектлар башкарыла: телне өйрәнү, әдәбиятны өйрәнү, халык авыз иҗатын өйрәнү булсын. Шундый зур проектлардан телчеләребез эшләгән аерым сүзлекләрне күрсәтергә мөмкин.

Әдәбиятчылар тарафыннан яңартылган әдәбият тарихының сигез томлыгы эшләнеп, аның алты томы инде укучыларга барып иреште дип әйтергә кирәк. Сәнгатьчеләребез дә бик актив. Алар төрле күргәзмәләр оештыруда, татар сәнгатен өйрәнү һәм пропагандалауда, аның кул эшләрен, чигү эшләрен, рәсем сәнгатен, сынлы сәнгатьне, агачка һәм ташка уеп бизәк төшерүне өйрәнүдә активлык күрсәтәләр. Шуларны аерым өйрәнеп, үзебезнең татар мәдәниятен фәнни әйләнешкә кертеп, тәкъдим итәләр.

Шул исәптән, язма һәм музыкаль мирас үзәге дә әлеге эшләрдә катнаша һәм аның үзендә генә башкарыла торган аерым моментлар бар.

“Мирасханә” үзәгендәге илле меңлек тарихи хәзинә

– “Мирасханә” үзәге турында тулырак сөйләп китсәгез иде. Нинди үзәк ул? Анда кемнәр шөгыльләнә? Материалларны кайдан, ничек табасыз?

– Язма һәм музыкаль мирас үзәге эшчәнлеге – институт оешкан беренче көннән үк үзенең эшчәнлеген алып барыла. Аның төп максаты – татар мәдәниятенә бәйле чыганакларны, документларны җыю, саклау һәм иң мөһиме - аларны фәнни өйрәнү, әйләнешкә кертү.

Бүгенге көндә безнең үзәктә илле меңгә якын берәмлек саклана. Алар, нигездә, кәгазь материалындагы документлар, кулъязмалар, галимнәребезнең шәхси архивлары, язучыларыбызның, сәнгать әһелләренең шәхси архивлары.

Шулай ук институт галимнәре дәвамлы рәвештә татарлар компактлы яшәгән төбәкләргә элек-электән экспедицияләр оештырган – Хәмит Ярми, Латыйф Җәләйләр, Наҗия апа Борһанова һ.б. галимнәр үз фәнни хезмәтләре өчен тел, фольклор, әдәбият материалларын туплау эше белән шөгыльләнгәннәр. Бу экспедициядән алынган материаллар (фольклор яки тел материаллары, халыкның җыр һәм сәнгать юнәлешендә булсын) язма һәм музыкаль мирас үзәге фондларында саклана.

Күпчелек өлешне, әлбәттә, кулъязмалар алып тора. Алар ун меңгә якын исәпләнелә. Алар арасында гарәп, фарсы, иске госманлы, төрек, иске татар телләрендәге язмалар бар. Хронологик яктан караганда, аларның иң борынгысы XIII гасырга карый, ул – "Сахих әл-Бохарый" кулъязмасы. Шулай ук, XIV, XVII гасырларга нисбәтле кулъязмалары да бар. Күпчелек өлешне XIX һәм XX гасыр башындагы язмалар тәшкил итә.

Безнең бүлек хезмәткәрләренең төп максаты – шушы мирасны системага салу, фәнни яктан өйрәнү, аны халыкка кире кайтару. Әгәр дә ул шәхси архивлар икән, аларны тәфсилле рәвештә тезелгән тасвирламасын булдыру, ягъни нинди документ ул, тарихы һәм текстлары нинди, үзенең техник билгеләре ягыннан – кәгазь төре, язу карасы ягыннан нинди сыйфатлар хас, күчерелү урыны, күчерүчесенә мөнәсәбәттә нәрсәләр мәгълүм - әнә шул сорауларга җавап бирә. Менә шуларны бөтенесен дә барлап, тасвирламалар төзибез.

– Алар ни өчен кирәк?

– Безгә килгән галимнәр, гомумән, татар мәдәнияте, аның тарихы, теле белән кызыксыну тарихы белән шушы чыганакларны өйрәнгән галимнәр аларны карый, өйрәнә алсыннар һәм үзләренең фәнни эшләрендә яисә гадәти эшләрендә файдалана алсыннар өчен кирәк. Менә бу бер юнәлеш.

Икенче яктан караганда, бу мирасны фәнни өйрәнү, аны гыйльми әйләнешкә тәкъдим итү – төп бурыч булып тора. Бу яктан "Мирасханә" төрле архив һәм музейлардан бөтенләй аерылып тора дип тә әйтә алабыз. Чөнки үзәк хезмәткәрләренең төп эше - мирасны фәнни яктан өйрәнү.

Безең уебызча, әлбәттә, кулъязмаларның материаль яктан бәһасе зур, әмма әгәр дә алар фәнни эшләрнең, диссертацияләрнең өйрәнелү объекты булып килмәсәләр без мәдәниятебез, телебез турында бөтен тулылыгы һәм тирәнлеге белән сөйли алмыйбыз, аны башка халыкларга таныта алмыйбыз. Менә бу яктан караганда аларның бәһасе бәяләп бетергесез!

Үзәктәге проектларның берсе – эпиграфик юнәлештәге эш, каберташларны өйрәнү. Ул татар галимнәре тарафыннан Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов чорыннан ук башланып киткән. Алга таба Гали Рәхим, Николай Калинин, Һарун Йосыпов, Җәмил Мөйхәммәтшин һ.б. бу төр ядкарьләрне өйрәнүгә зур өлешләрен керткән. Мирасханәдә әлеге шәхесләрнең күбесенең шәхси архивлары саклана. Эш барышында без аларда тупланган материаллардан да файдаланабыз. Әлеге проект аерым бер юнәлеш буларак, дәүләт программасы кысаларында максатчан рәвештә алып барыла.

Узган елларда Киров өлкәсендәге татар авылларында булдык. 2018 елның җәендә эпиграфик экспедиция белән Саратов өлкәсендәге татар авылларын барысын да диярлек йөреп чыктык, Иделнең уң ягына да, сул ягын да. Шактый күп материаллар таптык. Иң мөһиме – экспедициядән кайткач, бу материаллар текстологик яктан һәм башка фәнни яклардан эшкәртелеп, фәнни әйләнешкә тәкъдим ителә.

Безнең “Мирасханә”нең аерым сайты бар (miras.info). Материалларны без шушы сайтка куя барабыз. Анда татар ташлары буенча аерым сәхифә бар, кирәк кеше кереп карый, өйрәнә ала. Биредә бу ядкәрләрнең фотографияләре, алардагы текстлар, кемнәргә багышлап куелган, нинди үзенчәлекләре барлыгы исәкртелгән.

Тарихи материаллардан кемнәр файдалана ала?

– Материалларны туплаганда архив белән дә хезмәттәшлек итәсезме? Җыелган материаллар белән теләсә кем, әйтик, студент килеп куллана аламы?

– Әйе. Безнең язма һәм музыкаль мирас үзәгенең ишекләре һәркем өчен ачык. Биредәге материаллардан файдаланырга мөмкин. Безнең үзәктә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Килеп, заказ бирелә һәм ул материаллардан бушка файдаланып була. Бу заказ бирүче өчен бушка, ягъни түләүсез башкарыла. Шул исәптән, студентлар да, магистрлар да килә ала. Төгәлрәк әйткәндә, алар безгә килә, йөри, "Мирасханә" материалларыннан файдалана. Алар арасында, безнең галимнәр белән бергә, Төркия, Германия, Казахстан, Америка һ.б. чит ил магистр-аспирантлары һәм галимнәре дә бар.

Гомумән, институт, шул исәптән “Мирасханә” үз гыйльми эшчәнлегендә бик күп оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, Кремль тыюлыгы, Фәннәр Академиясенең аерым бер институтларыннан Археология институты, Милли музей белән хезмәттәшлегебез дәвамлы рәвештә бара. 2016 елда Габдулла Тукайның юбилее булды.

Шулай ук Фатих Әмирхан өчен дә бу дата истәлекле булды. Институт тарафыннан конференцияләр оештырылды, һәм, Фатих Әмирхан иҗатын өйрәнү буенча аерым бер эш башкарылды. Аның моңа кадәр басылмаган, укучыларга бөтенләй таныш булмаган әсәрләрен, текстларын җыеп, аерым бер китап итеп бастырдык. Ул “Мирасханә” тарафыннан нигезләнгән “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” дигән сериядә урын алды.

Бу сериянең инде алты китабы дөнья күрде. Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Сәет Вахиди, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган серияләр басылды. Сериянең максаты – моңа кадәр фәнни әйләнештә булмаган документларның һәм текстларның, архив материалларын урнаштырып, укучыларга әйләнешкә кертеп җибәрү.

Шулай ук, башка оешмалар белән дә хезмәттәшлек бар. Әйтик, Казан Кремле белән 2016 елда бергәләп "Тукайга сәяхәт" дигән күргәзмә уздырдык. Анда безнең материаллар да урын алды һәм аның эталон китабы чыкты, аны эшләүдә институт галимнәре һәм “Мирасханә” галимнәре дә катнашты.

Гаяз Исхакый архивы нигә Төркиядән кайтарылган яки чит ил архивларыннан материал алып кайту җиңелме?

– Чит ил архивлары белән ничек эш итәсез? Мәсәлән, күптән түгел Төркиядән Гаяз Исхакый архивы кайтарылды.

– Без үзебездә яисә читтә булган материалларны эзләү буенча даими рәвештә максатчан эш алып барабыз. Чит илдә булган материалларны да барларга тырышабыз. Үзебезнең төбәкләрдә булган материаллар, нигездә, экспедицияләрдән алына, аерым кешеләр тарафыннан "Мирасханә"гә тапшырыла. Әгәр дә халык безгә тапшыра икән, без аларны рәхәтләнеп кабул итәбез.

Материаллар саклансын өчен, “Мирасханә”дә менә дигән шартлар бар. Халык аларны архивта күмелеп яту өчен түгел, ә өйрәнелсен, кешеләргә хезмәт итсен өчен, милләткә файда китерсен иде дип тапшыра.

Материалларны эзләү буенча, аның үзенең методик нигезләре бар. Ул шактый үзенчәлекле процесс. Чит илләрнең законнары белән бәйләнешле моментлар да бар. Кайбер илләрдән материалларны чыгарырга ярамый. Шуңа күрә, бу очракта без аларның копияләрен алырга тырышабыз. Татар мирасына караган кулъязмалар бар икән, Төркиядә булсынмы, Иранда булсынмы, копияләрен алдырабыз. Ә инде Россиядә хәл икенче төрлерәк.

Дөрес әйттегез, Гаяз Исхакый материаллары күптән түгел үзенең Ватанына кайтты дип әйтергә була. Белгәнебезчә, 1980 елларда Гаяз Исхакыйның кызы – профессор Сәгадәт Исхакый-Чагатай Гаяз Исхакый исемендәге фонд булдыра һәм язучыбызның шәхси архивы шунда саклана. Ул яңа гына ачыкланган мәгълүмат түгел, бу хакта галимнәребез хәбәрдар була.

Бездә 1990 елларның башында Гаяз Исхакыйның иҗатын өйрәнү башлангач, әлеге фонд белән танышу эзлекле рәвештә дәвам итә. Фондның җитәкчесе Түләй Дуран шул вакыттан алып, бүгенге көнгә кадәр әлеге материалларны галимнәр өчен файдаланырга мөмкинлек тудырды. Элегрәк аларның копияләрен алдырганнар иде. Соңгы вакытта ул бу материаллар Гаяз Исхакыйның үз туган илендә сакланырга тиеш дигән фикерен әйтте һәм аларны үз ихтыярында институтка тапшырды, һәм алар мираска керде.

“Галимнәрнең һәр минуты татар телен саклау һәм таныту эшчәнлеге белән бәйле”

– Соңгы елларда татар теле мәсьәләсе бик кискенләште, халык бик тә борчылуын белдерде. Ә Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан татар телен, татар әдәбиятын саклау, үстерү өчен нәрсәләр эшләнде?

– Дөресен әйткәндә, институтның ачылган көненнән алып бүгенге көненә кадәр аның бөтен эше – әлеге дә баягы телне, әдәбиятны системага салу, аны фәнни өйрәнү, шул исәптән, саклау һәм пропагандалауга корылган, нигезләнгән. Галимнәрнең бөтен эшчәнлеге нәкъ шушы эш кысаларында алып барыла.

Әйе, соңгы вакыттагы вазгыятьтә телгә мөнәсәбәт шактый кискенләшеп китте. Минемчә, без заман куйган таләпләргә бәрабәр туры килерлек эшләрне, мәдәниятебезгә, телебезгә игътибарны тагын да арттырырга, аны башка мәдәниятләр янәшәсенә куеп, дөнья халкы кызыксынырлык итеп, танытырга тиеш. Институт галимнәренең һәр көне, һәр минуты шушы эшчәлек белән бәйле.

“Кайда нинди ачыш бар, уңайлы икән, аны үзебезгә кабул итәргә кирәк”

– Хәзерге вакытта татар теле һәм татар әдәбияты өйрәнелеше нинди дәрәҗәдә? Фән өлкәсендә ниндидер яңа ачышлар, тенденцияләр, юнәлешләр күзәтелмиме?

– Соңгы арада еш ишетәбез бит, фәнни ачышлар юнәлешендә “пробивные технологии” булырга тиеш дип. Дөрес, ул шулай булырга тиеш тә. Әмма, нигездә, болар төгәл фәннәргә, техник фәннәргә карата әйтелгән фикерләр.

Гуманитар фәннәрне өйрәнүнең үзенең үзенчәлеге бар: аның нәтиҗәләре бер көн эчендә генә (менә бүген химия яки физиканы өйрәнү өлкәсендә ниндидер ачыш ясалды да һәм иртәгә ниндидер нәтиҗәләр бирә дип) бәяләнә алмый. Гуманитар фәннәрнең кеше, җәмгыять яшәеше, тормышына тәэсире гасырлар дәвамында билгеләнеп барыла. Әйтик, институт галимнәре татар мәдәниятен өйрәнү һәм таныту белән шөгыльләнәләр икән, бу инде шушы юнәлештәге эшне күрсәтеп тора.

Дөрес, фән бер урында гына тормый, алга бара. Гуманитар фәннәрдә дә ул шулай. Ниндидер яңа өйрәнүләр, методик яктан караганда, яңа юнәлешләр, адымнар барлыкка килә. Галимнәребез чорга мөнәсәбәттә булган фәнни ачышлардан файдаланырга тырыша.

Мәрҗанинең “кайда нинди ачыш бар, уңайлы икән, аны үзебезгә кабул итәргә кирәк”, - дигән фикере бар. Нәкъ шушы фикердәге сыман, галимнәребез дә фәнни яңалыктан читтә калмаска тырыша, үзләренең эшләрендә яңа алымнарны файдалана.

Бу бигрәк тә фәнара бәйләнешләрдә (“междисциплинарный” дип әйтәбез) күзәтелә. Әйтик, тел һәм тарих, тел һәм психология яисә тел һәм медицина. Эпиграфик юнәлеш дидек, ул үзенә күрә берничә гыйльми юнәлеш кисешкән ноктада туган фән юнәлеше. Анда археология дә, полиография дә, текстология дә һ.б. катнаша. Бүгенге фәнни казанышларны белмәсәң, артта каласың инде...

“Хәзер фәнгә килүче яшьләрнең белем ягыннан түбәнрәк дәрәҗәдә торулары сизелә”

– Институтка фән белән кызыксынучы яшь буын киләме? Татар филологиясеннән килгән яшьләрнең белем дәрәҗәсенә бәя бирсәгез иде.

– Институтта буыннар алмашыну табигый рәвештә бара. Бу инде табигый күренеш. Күп кенә өлкән буын галимнәребез акрынлап ялга китә яисә фани дөньядан бакыйлыкка күченә. Аларга алмашка яшь буын килә. Үземнең күзаллавым буенча, институтта, кешеләрнең яртысыннан күбрәге – 70-75 % яшь буын яки урта буын вәкилләре.

Әлбәттә, яшьләр өметле. Шулай да, бу өлкәдә проблемалар да бар. Бу, беренче чиратта, укыту системасы белән дә бәйледер инде, күрәмсең. Мин инде үзебезнең чор белән чагыштырып карыйм, хәзер фәнгә килүче яшьләрнең белем ягыннан түбәнрәк дәрәҗәдә торулары сизелә.

Әмма шунысы бар – әгәр дә яшь галим чын мәгънәсендә укыйм дип килә икән, ул аспирантурага кергәч, үзенең кызыксынган өлкәсендә студент вакытында алып бетермәгән әйберләрне үзлегенән алырга мөмкинлеге бар. Аспирантурадагылар эшли, тырыша, алар тырыш халык.

“Телнең бөтен өлкәләрендә дә бер дәрәҗәдә эзләнүләр башкарылган очракта гына ул тигез рәвештә үсә ала”

– Яшь галимнәрне хәзер фәнгә кызыктырып буламы?

– Фәнгә акрынлап аяк атлау – аспирантның төп эшчәнлеге. Аның аспирантурада укыган елларының нәтиҗәсе - кандидатлык диссертациясен уңышлы яклап тәмамлау булырга тиеш.

Кызганыч, шунысы да бар, бездә хәзер кандидатлык диссертацияләрне, фәнни хезмәтләрне рус телендә генә язарга һәм якларга мөмкин. Бу – проблема. Чөнки тел гел бәйләнештә булырга тиеш, аның бөтен өлкәләрендә дә тигез дәрәҗәдә эзләнүләр һәм, гамәли яктан эшләр башкарылган очракта гына, ул тигез рәвештә үсә ала. Әгәр дә фәнни тел эшләнелми икән (ә ул кандидатлык диссертацияләре, фәнни мәкаләләр язылып башкарыла), бу очракта телнең әлеге өлкәсе үсмәскә мөмкин.

Аерым яктан караганда, проблемалар бар. Әмма ул вакыт проблемалары, алга таба аларны чишү юллары табылыр, кайчан да булса, безнең өчен уңай чишелеше булыр дип уйлыйм. Шуңа ышанабыз.

“Кухня” телендә генә сөйләшсәк, телебез шуның дәрәҗәсеннән артык үсә алмаячак”

– Сез матбугат телен өйрәнәсезме? Аны күзәтеп барасызмы? Ниндидер нәтиҗәләр ясый аласызмы?

– Мин тел буенча галим түгел, ә шулай да, матбугатны гел күзәтеп баргач, фикерләрем туа тора. Матбугат теле дә үзгәрештә. Моннан ун-унбиш еллар элек чыккан газета-журналларны хәзергеләре белән чагыштырсак, түбәндәге тенденцияне күзәтергә була: элек европадан рус теленә кергән сүзләрне тулысы белән гарәп яки фарсы сүзләренә алыштыралар иде. Мин моны уңай процесс булган дип уйламыйм. Хәзер игътибар итәм: бу әйбер азайганнан-азая бара. Бу юнәлеш акрынлап үзенең нәтиҗәсенә килеп чыккан дип аңларга кирәк.

Журналистларга безнең теләгебез шул – сөйләм теле, әлбәттә, кыскалыкка омтыла. Кешенең табигате, сөйләшү үзенчәлекләре, уйлау һәм фикерләү сәләте шуңа корылган. Ул бөтен телләрдә дә шулай. Әмма безнең язма тел һәм матур әдәбият теле бар. Гел урам телендә, “кухня” телендә генә сөйләшсәк, язсак, безнең телебез шуның дәрәҗәсеннән артык үсә алмаячак. Ни өчен без бүген кайта-кайта шул ук Галимҗан Ибраһимовларны, Фатих Әмирханнарны, Мөһәммәт Мәһдиевләрне, Әмирхан Еникиләрне кызыксынып, рәхәтләнеп укыйбыз? Чөнки аларның әсәрләренең теле гаҗәеп матур! Тел байлыгы зур һәм әйтелгән теләгән фикерне кабатланмас рәвештә әйтеп бирә алалар. Бу инде тел белән бәйле. Журналистларыбыз да шул хакта онытмасыннар иде дип уйлыйбыз.

Болгар язучысы Сөләйман бине Давыд әс-Саксини әс-Сувари иҗаты нигә өйрәнелмәгән?

– Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының киләчәккә планнары нинди? Нәрсәләр тормышка ашырылачак?

– Галимнәребез яңа үрләрне тормышка ашыру турында яши һәм эшли. Әйткәнемчә, институтыбыз оешуына 80 ел тула, аны билгеләп үтәргә ниятлибез. Ниндидер бәйрәм рәвешендә түгел, ә үзебезнең кешеләребез белән, язган мәкаләләр, монографияләр, китаплар, фәнни юнәлештә ирешкән нәтиҗәләр белән бәйләп, менә шушы матур санны билгеләп үтү күздә тотыла.

Аерым бер проектлар бар. Алар соңгы елларда дәүләт программасы нигезендә эшләнеп килә. Әйтик, татарның үз теллелеген саклау программасы. Татарстан Республикасындагы телләрне саклау, үстерү программасындагы проектлар булсын, аларны алга таба да шул дәрәҗәдә алып бару күзаллана.

Башлаган эшләребезне тәмамлап бетерәсебез дә бар. Әйтик, татар әдәбияты тарихының сигез томлыгын язып һәм чыгарып бетерү. Электрон технологияләр белән бәйләнгән проектлар бар. “Мирасханә”дә эшләнеп килгән шундый проектларның берсе – иске татар телендә язылган гарәп графикасындагы язуларны хәзерге кириллицага күчерә торган транслитерация программасын эшләү тәмамлануга таба бара.

Без соңгы вакытта татар халкының борынгы һәм урта гасырлардагы мирасын тагын бер кат барлау, моңа кадәр билгеле булмаган текстларны яисә билгеле булып та, нәшер ителмәгәннәрен фәнни яктан өйрәнеп, аларны фәнни әйләнешкә кертү белән шөгыльләнәбез.

Мәсәлән, шундыйларның берсе – Болгар чорында иҗат иткән Сөләйман бине Давыд әс-Саксини әс-Суваринең “Зөһрәт әр-рийаз” әсәре. Ул XII гасырның I яртысында язылган, еллар дәвамында бөтен мөселман дөньясына таралган. Урта гасырларда мөселман галимнәре үз хезмәтләрендә бу авторитетлы китаптан файдаланган, аңа таянганнар, үзләренең хезмәтләрендә астөшермәләр биргәннәр. Әмма, ни кызганыч, бу әсәр билгеле булса да (ул хакта Шиһабетдин Мәрҗани һ.б. галимнәребез язсалар да), ул текст буларак өйрәнелмәгән. Шундый әсәр бар икәне билгеле, әмма аның тексты юк.

Безнең шундый бер хыялыбыз бар: бу әсәрне дә өйрәнеп, китап итеп бастырып чыгарып, аны фәнни әйләнешкә тәкъдим итү. Мондый текстлар шактый күп. Аларны матбугатта чыгарырга кирәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10