ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Әңгәмә

Данил Салихов: “Драматургия кирәкми дигән фикер дөрес түгел”

5 март 2019, 12:03 , Фото: Солтан Исхаков

Данил Салихов: “Драматургия кирәкми дигән фикер дөрес түгел” Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов белән әңгәмә.

(Казан, 5 март, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов драматургиянең бүгенге хәле, Язучылар берлегенең эшчәнлеге, Интернеттагы активлык, татар телен укыту мәсьәләсен хәл итү турындагы сорауларга үз фикерен белдерде.

Данил Салихов интервьюсындагы төп фикерләр:

1. “Татарстан китап нәшриятында гына 560 тан артык китап басылып чыккан. Әдәбиятта эш бара, язучы яза”

2. “Без әдәбиятка яшь буын язучыларны күбрәк китереп булмасмы дигән максат белән яшибез”

3. “Татар халкының үсеш стратегиясе – зур документ”

4. “Татарстан Республикасында ике теллелек икән, без БДИны ике телдә бирергә тиеш”

5. “Хәзер язучыга сискәнергә, борчылырга азык бирелде”

6. “Һәр буынның үз язучысы булырга тиеш”

7. “Элек язучылар күрсәтмә буенча яза иде”

8. “Мин безнең театрларда лабораторияләр булуын теләр идем”

9. “Драматургия кирәкми дигән фикер дөрес түгел”

10. “Тәнкыйтьне кабул иткән язучының әсәре дә икенче, үскәннән үсә бара”

11. “Интернетка кереп язганчы, телефоннан матур гына шалтыратып, үзе белән дә сөйләшергә була”

12. “200 елдан соң инкыйраз булмаячак, мин татар бетә дип яшәмим, татар телен дәресләрдән соң калып укырга кирәк”

“Татарстан китап нәшриятында гына 560 тан артык китап басылып чыккан. Әдәбиятта эш бара, язучы яза”

- Данил Хәбибрахманович, узган елга йомгак ясасак, Язучылар берлеге башкарган нинди иң төп эшләрне аерып атар идегез?

- Язучының иң төп эше – язу. Язучылар берлеге – шул эшне контрольдә тота, язылган әсәрләрне китап итеп чыгарырга кирәк чакта юлларын, мөмкинлекләрен табучы оешма да.

Соңгы елда басылып чыккан китаплар хакында әйтсәк, Фәүзия Бәйрәмованың “Гөләйза” романы тиз арада халыкка таралып, үз укучысын тапты. Вахит Имамовның сайланма әсәрләре чыкты. Роберт Миңнуллинның әсәрләре дөнья күрде, сез аны социаль челтәрләрдән дә күреп торасыз, ул Интернетта да актив, тормышында булган вакыйгалар белән гел бүлешеп тора. Ринат Харис актив иҗатта.

Һәр язучы иҗатта, тик холыклар, күңел халәтләре төрле – күп язучылар, китап булып басылып чыкканчы, әсәрләрен күрсәтергә атлыгып тормыйлар.

Язучылар Берлеккә килеп, минем белән актив аралашып торалар. Күп вакыт: “Шушы китабымны чыгарырга иде”, - дигән үтенеч белән киләләр. Татарстан китап нәшриятында гына 560 тан артык китап басылып чыккан икән, димәк, әдәбиятта эш бара.

“Казан утлары”, “Безнең мирас” журналлары романнар, повестьләр, шигърият, драматургия әсәрләрен дөньяга чыгаруда бик зур эш башкаралар.

“Без әдәбиятка яшь буын язучыларны күбрәк китереп булмасмы дигән максат белән яшибез”

- Укучылар белән күпме очрашулар үткәрелде?

- Язучылар бер ел эчендә 585 мәктәптә әдәби очрашуларда катнашканнар. Ул бит очрашулар гына түгел, без әдәбиятка килергә теләгән балалар, өметле яшьләрне дә эзлибез. Шөкер, яңа исемнәр бар, алар аз түгел алар. Балаларның язучылыкка тартылуы үзе үк бу өлкәнең популяр, дәрәҗәле булуы хакында сөйли бит. Шөкер. Мин Актанышның Әтәс авылында бер баланы беләм, озакламый ул да әдәбият мәйданына матур гына килеп чыгар дип уйлыйм.

“Илһам” әдәби конкурсы йөзләгән балаларны туплый, таныта, беренче әдәби чирканчык алу мөмкинлеге бирә. Бөтен Рәсәй буенча татар балаларын җыю үзе бер матур күренеш булса, аларның драматургия, проза да, шигърият өлкәсенә килергә атлыгып торулары – киләчәккә өмет дигән сүз.

“Татар халкының үсеш стратегиясе – зур документ”

Бүген мине бик куандырган нәрсә – татар халкының үсеш стратегиясе төзелә башлау. Бу – зур документ. Мин үзем Чаллы төбәгендә яшәүче язучылар, татар зыялылары, гади эшчеләр һәм хезмәткәрләр алдында чыгыш ясап, әлеге эшкә беркемнең дә битараф булмавына сөенеп кайттым.

Казанда язучылар катнашында Васил Габделгаязович Шәйхразиев инициативасы белән узган Түгәрәк өстәл утырышында стратегияне ничек күрүебез хакында сөйләштек, тәкъдимнәребезне әйттек. Хәзер без стратегиягә өлешебезне кертү, тәкъдимнәребезнең файдалы булуы хакында уйлап, шуның белән янып яшибез.

Минем исемгә ул мәсьәләдә хатлар да бик күп килә. Россиянең үз стратегиясе эшләнгән, ә регионнар арасында бу эшкә тотынганнардан әлегә Татарстан беренче, бу безнең өлгергәнлекне күрсәтә торган фактор.

“Татарстан Республикасында ике теллелек икән, без БДИны ике телдә бирергә тиеш”

- Сез, стратегиядә нинди пунктлар булырга тиеш, дип уйлыйсыз? Нәрсәләр күрергә теләр идегез? Ул ачык документ бит. Бөтен кеше үз тәкъдимен кертә ала. Язучылар ягыннан нәрсә кертер идегез?

- Иң беренче: милли университетыбыз, татар укытучылары әзерли торган институтлар булырга тиеш. БДИны татарча бирүгә ирешергә кирәк. Минем өчен иң кыйммәтле әйберләрнең берсе – шул. Күп ата-аналар, БДИны рус телендә бирүдән куркып, балаларын Югары уку йортларына кертә алмыйлар. Татарстан Республикасы – ике дәүләт теле булган республика бит, димәк имтиханнарны татар телендә бирү мөмкинлеге булырга тиеш.

Әлбәттә, караңгы авыллардан чыгып, Сорбонна университеты кебек уку йортларына кергән татарлар да булган. Бары да язмыш, уңыш эше. Шулай да милләт өчен белгечләр әзерли торган университет кирәк.

Тагын бер мөһим әйбер – беренче урында “сез”, “без” түгел, ә “мин” булырга тиеш. “Мин үзем ни эшләдем, мин үзем ничек милләт өчен файдалы була алам?”

“Хәзер язучыга сискәнергә, борчылырга азык бирелде”

- Иҗатны дулкын булып бара дип әйтәләр бит инде. Хәзер түбән төшү чорымы, күтәрелүме?

- Урталыктыр, мөгаен. Күтәрелеш өчен язучыга нык сискәнү, вакыйгалар, рухи җим кирәк. Без әле “диңгезнең тынганрак вакытында” яшибез. Бу, әлбәттә, теләк тә, хыял да түгел, ләкин һәр шәп әсәр язучы тарафыннан ниндидер рухи сискәнү аша тудырыладыр кебек.

Аяз абый Гыйләҗев язмышын гына карыйк. Студент чагында аны кулга алганнар. Төрмәдә булып, коточкыч авырлыклар күреп кайткан ул. Әдәбиятчылар арасында сугыш ачысын күргәннәр күпме! Нәби Дәүлинең “Җимерелгән Бастион”ын укыганда тетрәнәсең. Анда бит язучы үз күзе белән күргән хәлләр, аяныч вакыйгалар, ачы язмыш.

Сугыш – бик кабахәт, куркыныч, бик кирәкмәгән әйбер. Без дә проблемаларсыз яшәмибез, ләкин алар сугыш, кан кою кебек фаҗигаләрдән ерак. Тел мәсьәләсе, татар телен кысулар безне дер селкетеп алды. Милләтнең киләчәк язмышы, безне нәрсә көтүе турында, матди якның рухи яктан югарырак баскычка басуы хакында язарга кала инде. Минем үземнең татар гаиләләренә Афган, Чечня сугышлары китергән фаҗигалар хакында сөйләгән пьесаларым бар. Ләкин безнең заманның хәзер андый фаҗигаларга исе китәме икән дигән сорау яши миндә. Битарафрак чорда яшибез кебек.

- Сез, урталыкта барабыз, дип әйттегез. Сезнең фараз буенча, алга таба түбән төшү көтеләме, әллә без югары менәбезме?

- Өметсезләнмибез әле. Әйткәнемчә, тел мәсьәләсе безнең халык өчен «яңакка сугу» булды бит. Тыныч кына, матур гына яши идек. “Әйдәгез, телегезнең очын бераз гына кисик әле” дигәндәй, сиздерми генә тез астына суктылар. Язучыга сискәнергә, борчылырга зур азык бирелде!

“Һәр буынның үз язучысы булырга тиеш”

- Ә сез, мәсәлән, яшүсмерләр әдәбияты, балалар әдәбияты юк дигән сүз белән килешәсезме?

- Киләчәгеңне, халкыңның кем икәнен беләсең килсә – артыңа, үткәнеңә борылып кара, диләр. Мең елдан артык әдәби мирасыбыз бар безнең.

Абдулла Алиш, Әминә Бикчәнтәева, Роберт Миңнуллин, Ләбиб Лерон, Рафис Корбан, Рәшит Бәшәрләр, Йолдыз Шәрәпова һәм башкалар, һәм башкалар – бик күп язучыларны санап китә алабыз. Ләкин аларны мең еллык тарихка бүләбез икән, әлбәттә, бик аз алар. Балалар, үсмерләргә язар өчен аерым бер талант, бәлки балалык, самими күңел кирәктер.

- Үсмерләргә заманча әсәрләр бармы?

- Бүгенге көн баласы белән безнең буын баласыннан бик нык аерыла. Без – авылда үскән, кәкре агачтан ботак сындырып алып, каткан бәрәңгене кәшәкә итеп сугып йөргән малайлар. Динозавр сүзен ишетеп тә шакката идек. Балалар өчен язучылар да күбесе шул чорда формалашкан кешеләр бит.

Хәзер технологияләр бик алда. Замана баласының ихтыяҗын белми язсаң, әсәрең беркемгә дә кирәк булмаячак. Бу мәсьәләдә безгә өлгереп бетәргә кирәк әле, язучыларыбыз уйланырга тиеш. «Борын-борын заманда» белән бүген алга барып булмастыр.

Әлбәттә, һәр теманы белеп, өйрәнеп, күңел аша уздырып язарга кирәк. Миңа, мәсәлән: “Хәзер наркоманнар темасы актуаль, наркомания чәчәк ата. Әйдә, наркоманнар турында яз”, – дисәләр, “Юк, мин ул хакта яза алмыйм”, - дияр идем. Чөнки мин аны белмим.

Әлбәттә, язучы – фантазия белән эш итә, ләкин мисаллар, андый авыруларны тану, аралашу да кирәк. Дөресен әйткәндә, мин моңа әзер түгел.

“Элек язучылар күрсәтмә буенча яза иде”

- Яңалыкка һәр язучы тиз генә ияләшеп тә китми. 1990 нчы, илдә ыгы-зыгылар башланган заманда бик күп язучылар сискәнеп, туктап калдылар. Драматурглар да, прозаиклар да... Ни өчен? Чөнки социализм режимында безнең язучыларыбыз күрсәтмә буенча яза иде. «Моны язсаң – ярамый, моны язсаң да ярамый» дигән чикләр, цензура бар иде.

Кинәт кенә дөнья ачылды, кызыллар – дошманга, аклар – рәнҗетелгән катламга әйләнде, дөнья буталды. 70 ел иңдерелгән идеология бер көндә җимерелсен әле! Менә шул вакытта күп кенә кешеләр туктап калды.

Дөрес, 90 нчы елларда драматургиягә бик күпләр килде дә. Болганчык чор куе вакыйгалар, драматургия өчен ”азык”, яңа “геройлар” тудырды.

Зөлфәт Хәким, Рәдиф Сәгъди, Мансур Гыйләҗев, Хәбир Ибраһимов, мин үзем дә – шул чорда беренче чирканыч алган драматурглар. Бераз гына соңрак Аманулла безгә килеп кушылды. Без яңа буын, бер темадан да курыкмый яза торган гаярьләр идек. Безнең өлкән коллегаларыбыз, инде исемле драматургларның кайберләрендә “Болай язсам ярармы икән?” дигән шикләр яшәде. Аларның күбесе заманында шактый кыйналган, “ярамаган”ны язган өчен каза күргәннәр. Ә без - юк, без “тышаулар йомшаган” чорда чыктык.

“Мин безнең театрларда лабораторияләр булуын теләр идем”

- Драматургиягә кереп киткәч, шуны әйтәсе килә – быел театр елы дип игълан ителде бит инде. Безгә театр директорлары килгән иде, без барысын да җыйдык, фикерләштек. Бөтенесенең әйткән сүзе шул: “Хәзер безгә яраклы пьесалар язучы юк, драматургиябез начар хәлдә”. Сез ничек уйлыйсыз?

- Һәр драматург режиссер игътибарына мохтаҗ. Дөресе шул – күп вакыт алар сәхнә әсәрен дә икесе бергә язып бетерәләр. Театрга ни кирәген режиссер белә. Театрлар: “Минем репетуарыма шундый-шундый темага әсәр кирәк. Рәдиф Сәгъди, алынып кара әле” дияргә мөмкин бит. Рәдиф, бәлки: “Әйдәгез, Мансур Гыйләҗев белән эшләп карагыз, бу әйбер минем күңелемә ятмый”- дияр, ләкин эшләп, язып торучы драматургларга карата битарафлык кына булмасын.

Татар драматургиясе өлкәсендә жанрның үзенчәлекләрен аңлаган, сәхнә законнарын белгәннәр күпчелек. Элек-электән шулай булган – татар театры ул һәрчак татарның җыела торган үзәге. Драматургны да дөньяга бары театр гына күрсәтә ала.

Профессиональ язучы, кайсы гына жанрда иҗат итмәсен, ул язмыйча тора алмый инде. Бер генә жанрның – драматургиянең генә уңышы театрларга турыдан-туры бәйләнгән.

Әлбәттә, безгә бер-беребезгә матбугат аша “таш атып утыру»ларга караганда, күбрәк уртак проектлар, лабораторияләр, пьесаларны “кычкырып укулар”, әсәрләрне бергә чарлаулар оештырырга кирәк. Театрларда буламы ул, Берлектәме - барыбер. Без бит барыбыз да татарга хезмәт итүчеләр, нидер бүлешергә түгел, барын да уртага салып сөйләшеп, берләшергә кирәк.

Мин үзем һәрчак дуслык, килешеп эшләү һәм яшәү яклы. Ә татар драматургларының пьесаларын укымый гына фикер әйтергә ярамый, әлбәттә. “Җим”сез әсәр булмый, аны бары танырга, театр өчен яраклаштырырга кирәк.

“Драматургия кирәкми дигән фикер дөрес түгел”

- Хәзер, драматурглар бөтенләй кирәкми, безнең инсценировка язучылар бар дигән фикер дә бар. Мәсәлән, Гаяз Исхакыйның берничә хикәясен җыялар да, менә сезгә әзер пьеса. Яки, мәсәлән, Зифа Кадыйрова повесть язды, инсценировщик аны сәхнә законнарына туры китереп язып чыга, менә сезгә әзер пьеса. Драматурглар бөтенләй кирәкми дигән фикер бар.

- Хикәяне сәхнә әсәре дәрәҗәсенә җиткерү – драматургия бит инде ул. Драматург та һәр әсәрен язарга утырганчы “рольләр бүлеп” куймыйдыр. Кайчак берәр вакыйганы ишетәсең дә – аны блокнотка теркәп куясың, соңрак ул хикәя булып язылырга да мөмкин, хикәягә нигезләнеп, пьеса туа. Бу да вариант. Иң мөһиме - тема, вакыйга бит. Нигезендә нәрсә – хикәяме, мәзәкме – анысы шул “җим” инде.

- Берлектә драматургия бүлеге бар. Сез берлектәге драматургларның әсәрләрен куйдыру буенча нәрсәдер эшләргә җыенасызмы? Ул мөмкинме?

- Драматургия секциясендә яңа әсәрләрне укыйбыз, тикшерәбез, фикерләр әйтәбез. Әсәрен язып төгәлләгән драматург - яңа гына бала тапкан ана кебек ул, аның өчен әсәренең бар ягы да камил һәм якын, җитешмәгән җирләрен күреп тә бетермәскә мөмкин. Шундый секциягә, теләсәләр, театр режиссерларын, актерларны чакырып, укулар оештыру, уйлашып, килешеп эшләү дөрес булыр.

Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар семинары уздырдык, ул минем шәхси инициативам иде. Анда да бик күп әсәрләр укылды. Драматургларга андый аралашулар бик кирәк. Бигрәк тә күрше республикалар, өлкәләрдән килгән коллегаларын ишетү, күрү, алардагы хәлләрне, драматургия торышын белү мөһим. Театр уздыра торган драматургия конкурслары бар, анда һәркем әсәрен бирергә ашкынып тора.

Алда әйтелгәнгә кире кайтып шуны кабатлыйм – драматург уңышы – театрга, бик еш режиссерның кәефе һәм теләгенә бәйле. Режиссер драматургларның башларын иеп, «пьесамны куегыз» дип ялынып йөрүеннән, үзенең исә аларны күрмәмешкә салышуыннан “ләззәт ала” икән, бу - беркайчан да чишелмәячәк проблема.

Режиссер үз чордашларының драматургия мәйданыннан төшеп калуына юл куймыйча, аларга югары планка куеп, камил әсәр сорап ала икән - бу юл күпкә отышлы.

“Тәнкыйтьне кабул иткән язучының әсәре дә икенче, үскәннән үсә бара”

- Сез әдәби тәнкыйтьне ничек бәялисез? Хәзерге вакытта әдәби тәнкыйть бармы?

- Тәнкыйть булмый икән – бер генә өлкәдә дә үсеш булмый. Әлбәттә, бар.

- Безнең әдәби тәнкыйтьчеләр бармы? Ни өчен әйтәм? Хәзер тәнкыйть – “мин бу әсәрне укыдым, ул бик яхшы”га кайтып кала кебек. Мин, бәлки, артык гадиләштереп әйтәмдер, әмма шулай кебек.

- Сез әйткән тәнкыйтьне аны әдәби тәнкыйтьчеләр әйтми. Профессиональ тәнкыйтьче фикерен төгәл, камил әйтә. Укучылар, матбугат вәкилләре күп очракта Сез әйткән бәяне бирәләр. Алардан күбрәге таләп тә ителми. Берлектә тәнкыйть бүлеге бар, аның җитәкчесе - Әлфәт Закирҗанов. Берлеккә кергән һәр әсәр әлеге бүлек тарафыннан тикшерелә, фикер әйтелә. Әлбәттә, рецензияләр киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмый, күп очракта алар әсәрне язучы өчен кирәк. Язучы аны үзенә файдага кабул итәргә тиеш.

“Интернетка кереп язганчы, телефоннан матур гына шалтыратып, үзе белән дә сөйләшергә була”

- Язучылар халык белән Интернетта аз аралаша дигән фикер бар. Хәзер күпчелек кеше социаль челтәрләрдә утыра бит. Ә анда без берничә генә язучыны күрәбез.

- Аның өчен язучыны гаепләп булмый бит. Яшерен-батырын түгел, мин үзем дә, Интернетка кереп, нәрсә яктыртуларын, анда ниндидер бәхәсләр барганы белән танышканчы, үз иҗатым, үз әсәремне язу турындарак уйлар идем.

Әгәр каләмдәшем ниндидер әсәр язган, аны социаль челтәргә элгән, һәм шуның турында фикерләшү бара икән, телефоны бар - шалтыратып, аның үзе белән дә сөйләшеп, үз фикеремне әйтә алам бит. Язучы Интернетка я тема эзләп, яки буш вакытын тутырырга, язмый торган көннәрендә керәдер дим мин.

Аннан чыкмыйча утыручылар да бар, шул дөнья белән яшәүчеләр дә. Бу – кешенең шәхси эше. Мин үзем Интернетта актив түгел. Кайда йөргән, ниләр эшләгән, кемнәр белән очрашкан – барысы да диярлек Берлек сайтында, аның челтәрләрдәге битләрендә күренеп бара. Роберт Мөгаллимович Миңнуллин, мәсәлән, социаль челтәрдә актив утыра, язылучылары да күп. Димәк, китапларын да киңрәк пропагандалый ала. Интернетсыз хәзер берни дә эшләп булмый. Ул, әлбәттә, кирәк.

Язучы дәрәҗәсен белеп, талашларга кереп китмичә, ямьсезләнми генә сөйләшүләр алып бара икән – бик яхшы. Ниндидер юк сораулар буенча фикер алыша икән, моның, күрәсең, башка эше калмагандыр дип уйлыйм инде. Андый очраклар да булганы бар. «Син – зур-зур романнар язган олуг шәхес, олы аксакал, синнән халык акыллырак гамәлләр көтә», - дип, шалтыратып әйткән вакытлар да була.

- Өенә бикләнеп иҗат итү дигәннән, сез Нурихан Фәттахны мисал итеп китергән идегез.

- Әйе, Нурихан абый гомер буена башын күтәрми эшләде һәм нәтиҗәсе күз алдында. Ничә буын Нурихан абыйның әсәрләрен, тарихи романнарын, бик күп фәнни хезмәтләрен укып, күреп үсте. Нурихан абый – өеннән дә чыкмый эшләгән кеше. Аны йөзгә танып белмәгән замандашлары да бардыр. Бервакыт ул Язучылар берлегенә килгәч, язучылар: “Нурихан абый мәгарәсеннән чыккан”, - дип шаярттылар.

Күп язучыларга хас әйбер ул. Гариф Ахунов: “Минем фәлән сәгатьтән фәлән сәгатькә – язу сәгатем”, - дип әйтә торган иде. Бу сәгатьтә ул телефонын да алмаска мөмкин. Әсәргә кереп китә, аны язып бетермичә бернәрсәгә дә борылып карамый. Күптән түгел генә бик күп язучылар шифаханәдә ял иттеләр. “Марсельнең (Марсель Галиев - ИТ) дәваланганын да күрмибез, ашаган вакытта гына бер күренеп китә”, - диләр. Ул анда туктамый язды. Аның нәтиҗәсе дә озак көттермәс.

“200 елдан соң инкыйраз булмаячак, мин татар бетә дип яшәмим”

- Гаяз Исхакый "Инкыйраз" әсәрен язган бит инде. Бу - код, ниндидер символ кебек: ике йөз елдан инкыйраз булачак. Сез инкыйраз булачак, дип уйлыйсызмы, әллә булмаячакмы?

- Мин гомергә оптимист булдым һәм булачакмын. Бетмәячәк татар. Безне җитмеш ел буенча намазлыкка бастырмадылар, мәктәпләребездә балалар ураза тотмыймы икән, дип, авызларына су каптырып йөрделәр. Без, Аллага шөкер, бүгенге көндә намазлыкка бастык, догалы булдык, без яшибез әле, Алла боерса.

Мин барган очрашуларда һәрчак сөйләячәкмен – юк, безнең милләт бетә торган түгел. Бүгенге вәзгыять безгә тагын да уяулык өстәде. Мәктәпләребез дә акыл белән генә, матур гына, ипләп кенә кайта әле, Алла боерса.

Күп әйберләр безнең үзебездән тора, шул ук атамалар да, шул ук һәрбер оешмаларның куелган такталары да – бөтенесе дә.

Телне уку ягыннан да. Әгәр без милләтпәрвар икәнбез, мәктәптә дәресләр беткәч, туган телне дәрестән соң калып укырга да беркем комачауламый. Бары теләк кенә кирәк. 

- Аңа ата-аналар каршы киләчәк бит.

- Утызының егермесе каршы килә, унысы укый икән, беренче унысының алга китә башлаганын тегеләре дә күрә бит.

- Алайса, Гаяз Исхакый шаярткан инде?

- Ул аның фикере булган. Бу минем фикер – татар бетми!


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10