ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллы мәктәбендә янгын аркасында 629 кешене эвакуацияләгәннәр

19 март 2019, 17:46

Зур булмаган янгын Рәис Беляев проспектындагы 17нче номерлы учреждениедә чыккан.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Чаллыда 17нче мәктәптә янгын чыгу сәбәпле балаларны һәм персоналны эвакуацияләгәннәр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген көндез 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына Рәис Беляев проспектындагы 26нчы номерлы бинада янгын чыгу турында хәбәр килде. 56нчы янгын сүндерү часте урынга килгәч, бинаның беренче катында тәрәзә төбе януын ачыклады», – диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгын сүндерү часте килгәнче үк бинадан 573 бала һәм 56 персонал эвакуацияләнгән. Нәтиҗәдә, бер кеше дә зыян күрмәгән.

Хәзерге вакытта белгечләр янгын чыгу сәбәбен ачыклый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10