ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сызрань татарлары берлеге җәмигъ мәчете тирәсендәге гаугага үз аңлатмасын бирде

19 март 2019, 19:12 , Фото: архив tatar-inform

Сызрань татарлары берлеге җәмигъ мәчете тирәсендәге гаугага үз аңлатмасын бирде Ринад Шәрәфетдинов әйтүенчә, мәчет төзелешенә дип җыелган халык акчалары дөрес максатта тотылмый.

(Казан, 19 март, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Самара өлкәсе Сызрань татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдинов җәмигъ мәчете төзелешенә бәйле гаугага ачыклык кертте. “2014-2016 елларда төзелеп килә торган “Җәмигъ” мәчетенең попечитель рәисе булып тордым. Мәчет төзелешенә дип халыктан җыелган акчаларның дөрес максатта тотылмаганлыгын аңлагач, мин бу эштән киттем”, - диде Ринад Шәрәфетдинов "Татар-информ"га.

Шәһәрдә 4 мәчет бар. 2016 елда шәһәр мөселманнары советы җыелган. Җәмигъ мәчете төзелешенә тотылган акчалар буенча имам-мөхтәсиб булган Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевтән ачыклык кертүне сораганнар. Ул аларның тәкъдимен кире каккан. Өч мәчет әһелләре мөхтәсибкә карата ышанычсызлыкларын белдерә. Җыелыштан соң Илгизәр Сәгъдиев мөхтәсиб вазифасыннан алына.

Ринад Шәрәфетдинов имам-хатыйб дини белемен гаепләми, әмма хуҗалык эшен дөрес алып бармый дип саный. Аның әйтүенчә, имам мәчеткә җыелган акчаларның ничек тотылуы хакында хисап бирми. Ринад бер чагыштыру китерде: мәчетнең цоколь катын һәм тагын ике катны төзү өчен ул 3,7 млн акча тоткан. Ә мин киткәннән соң манараның 1,5 метры өчен 11 млн акча тотылды”, - диде ул.

Имам Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев әлеге гаепләүгә карата үз фикерен җиткерде: “Ринад Шәрәфетдинов мәчетне судка бирде. Прокуратурадан килеп тикшерделәр. Берни дә тапмадылар. Бу - сафсата, аның фантазиясе генә. Андый акча урлау очрагы булмады. Ай саен отчет эшләре эшләнә, аларны тиешле урыннарга тапшырып барам. Мин 25 ел эшләү дәверендә мәчет өстеннән прокуратурага язган кешене беренче күрәм”, - диде ул.

Шәрәфетдинов имамга 70 мең хезмәт хакы тәкъдим итеп, мәчет төзелешеннән баш тартуны тәкъдим итүен әйтте. Имам бу тәкъдимнән баш тарткан. Татар автономиясе рәисе, шәһәрдә тагын бер җыелыш җыеп, имамнан тагын бер тапкыр төзелеш эшләреннән читләшүне сораячагын әйтте. Аның әйтүенчә, мөселманнар Җәмигъ мәчетен барыбер төзеп бетерәчәк. “Сәгъдиев мәчет төзелешенә алып кайткан кирпечләрдән дә үзенә акчалата файда эшләде. Казанда үзенә фатир булдырды. Машинаны туганнары исеменә яздырган”, - диде ул.

2018 елның 15 ноябрендә мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин тарафыннан Сызрань мөхтәсибәте юкка чыгарылу турындагы карар расланган иде. Шул рәвешле бу төбәктә имам-мөхтәсиб булган Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев бу вазифасыннан алынган булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10