ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада өлкән буын вәкилләренә ярдәм йөзеннән, "Игелек кәрзине" акциясе оештырыла

20 март 2019, 09:00 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Түбән Камада өлкән буын вәкилләренә ярдәм йөзеннән, Акциядә катнашу өчен, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә бүләкләр әзерләп, редакциягә китерергә кирәк.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Түбән Камада өлкән буын вәкилләренә ярдәм йөзеннән, "Игелек кәрзине" акциясе оештырыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Акциянең максаты - ялгыз яшәүче әби-бабайларга җәмәгатьчелек игътибарын юнәлтү, өлкәннәргә матди һәм рухи ярдәм күрсәтү.

Акциядә катнашу өчен, өлкән яшьтәге ялгыз кешеләргә бүләкләр әзерләп, редакциягә китерергә кирәк. Азык-төлек тә, көнкүреш куллану товарлары да кабул ителә.

"Нижнекамская правда" газетасы хезмәткәрләре "Шәфкатьлелек" үзәгеннән алынган исемлек нигезендә, әлеге күчтәнәчләрне ияләренә илтеп тапшырачак.

Бүләкләр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Химиклар пр., 64а, НТР бинасы (1нче кат).
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10