ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада Нәүрүз бәйрәме үтәчәк

20 март 2019, 03:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Түбән Камада Нәүрүз бәйрәме үтәчәк Кунаклар Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасында катнашып, милли ризыклардан авыз итә алачак.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). Күп гасырлык тарихы булган бәйрәм бу якшәмбе - 24 март көнне Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда узачак. Бәйрәмдә Түбән Кама милли-мәдәни оешмалары вәкилләре, бию коллективлары һәм җирле башкаручылар катнаша. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты

Кунаклар Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасында катнашып, милли ризыклардан авыз итә алачак.

Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып та санала.

Бәйрәм тамашасы көндезге унда башлана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10