ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Апасның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гомумроссия бәйгесендә җиңгән

20 март 2019, 01:00 , Фото: apastovo.ru

Апасның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гомумроссия бәйгесендә җиңгән Ул “Иң талантлы мөгаллим“ номинациясендә җиңгән.

(Апас, 20 март ,"Татар-информ", "Апастово-информ"). Бу көннәрдә Казан шәһәрендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы“ Гомумроссия бәйгесенең финал этабы үтте. Апас районының данын Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Шәфигуллинага яклады.  Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бәйгедә зона турларында җиңеп чыккан республиканың унбиш районыннан 20 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Россиянең унөч төбәгеннән шулай ук 20 мөгаллим үзләренең педагогик осталыкларын күрсәтүдә көч сынашты.

Тәҗрибәле мөгаллим Гомумроссия бәйгесенең финал сынауларында ике турны да уңышлы үтеп, “Иң талантлы мөгаллим“ номинациясендә җиңү яулады. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10