ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллин белән хушлашу Минзәлә театры янында узачак

20 март 2019, 09:45 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллин белән хушлашу Минзәлә театры янында узачак Хушлашу вакыты - 15.00 сәгатьтә.

(Казан, 20 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Минзәлә театры актеры, Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллин бүген Минзәләдә җирләнә. Мәрхүм белән хушлашу театр янында 15:00 сәгатьтә була. Бу хакта “Татар-информ”га театр җитәкчелеге хәбәр итте.

Театр җитәкчелеге хәбәр итүенчә, Рөстәм Муллин авырып ятмаган, иртә белән кинәт кенә вафат булган. “Хатыны Рәзинә апа кичә генә гастрольләрдән кайтты. Янында булган”, - диде театрның әдәби бүлек мөлире Нурсибә Адиева.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10