ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Касым-Жомарт Токаев Казахстан Президенты вазифасына кереште

20 март 2019, 10:46

Парламент палаталарының уртак утырышында сәясәтче ил халкына ант бирде.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Касым-Жомарт Токаев Парламент палаталарының уртак утырышында ил халкына ант бирде һәм Казахстан Президенты вазифасына кереште. Бу хакта парламентның матбугат үзәгеннән ТАСС корреспонденты хәбәр итте.

"Казахстан халкына тугры хезмәт итәргә, Казахстан Республикасы Конституциясен һәм законнарын төгәл үтәргә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен гарантияләргә, миңа йөкләнгән Казахстан Республикасы Президенты вазифаларын намус белән үтәргә тантаналы рәвештә ант итәм", - диде Токаев.

Тантана ахырында республиканың Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Берик Имашев Токаевка Казахстан Президенты таныклыгын тапшырды.

Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев сишәмбе, 19 мартта, дәүләт башлыгы вәкаләтләрен үз өстеннән төшерүен белдерде. Шул ук вакытта ул республика Куркынычсызлык Советы Рәисе, "Нур Отан" ("Ватан нуры") партиясе рәисе, Конституция советы әгъзасы булып калачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10