ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Алинә Заһитова Дөнья чемпионатында кыска программада җиңде

20 март 2019, 15:46 , Фото: kremlin.ru

Алинә Заһитова Дөнья чемпионатында кыска программада җиңде Бүген ул 82,08 балл җыйды.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Россия фигуралы шуучысы Алинә Заһитова Япониянең Сайтама шәһәрендә Дөнья чемпионатында кыска программада җиңү яулады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Бүген Алинә Заһитова 82,08 балл җыйды.

Икенче урында – япон Каори Сакамото (76,86), өченче урынны Казахстаннан Элизабет Турсынбаева (75,96) алды.

Россиянең тагын бер спортчысы Евгения Медведева дүртенче (74,23), аның ватандашы һәм Европа чемпионы Софья Самодурова - тугызынчы (70,42).

Спортчы кызлар җомга көнне ирекле программа тәкъдим итәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10