ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татар конгрессы театр режиссерлыгы буенча мастер-класс оештыра

20 март 2019, 21:48

Чарада Сахалин, Оренбург, Чиләбе, Владимир, Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Башкортстан, Удмуртия, Коми, Татарстан республикалары вәкилләре җыелачак.

(Казан, 20 март, "Татар-информ"). 21-23 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән берлектә Татарстан һәм Россия регионнарындагы Татар иҗтимагый оешма вәкилләре өчен “Татар театрына заманча караш” темасына семинар-уку оештыра. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чарада Сахалин, Оренбург, Чиләбе, Владимир, Түбән Новгород, Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Удмуртия, Коми һәм Татарстан республикаларыннан утызлап кеше катнашачак.

Алар 21 март көнне Буа районына сәфәр кылачак. Биредә Буа дәүләт Драма театрында очрашулар каралган, 22 -23 март көннәрендә Казанда Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында лекцияләр, иҗади очрашулар булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10