ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Полиция хезмәткәрен кыйнаган Казан кешесен ирегеннән мәхрүм иткәннәр

20 март 2019, 20:44

Полиция бүлегенә китерелгән 24 яшьлек ир-ат хокук саклаучының аягына, башына суккан.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Полиция хезмәткәрен кыйнаган Казан кешесе 1,5 ел гомерен колониядә үткәрәчәк. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

“Суд ачыклаганча, 2018 елның 15 октябрендә әлеге ир-атны исерек килеш Казандагы "Азино-2" полиция бүлегенә китергәннәр. Ул урлауда шикләнелгән. Тоткарланган ир-ат полицейскийның аягына, аннары башына өч тапкыр йодрык белән суккан”, - дип ачыклык кертә Руслан Галиев.

24 яшьлек ир-атны “Хакимият вәкиленә карата, аның гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булмаган көч куллану” маддәсе буенча гаепле дип тапканнар. Ул 1,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10