ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлмәт ГТО фестивалендә җиңгән

21 март 2019, 07:00

Бу ярышларда бөтен Татарстаннан 30 меңнән артык спортчы катнашты.

(Әлмәт, 21 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 21 гыйнвардан алып 15 мартка кадәр Татарстанда “ГТО” – Бөтенроссия физкультура – спорт комплексының III кышкы фестивале узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча шәһәрләр арасында Әлмәт җиңүче булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу ярышларда бөтен Татарстаннан 30 меңнән артык спортчы катнашты.

Икенче урынны Түбән Кама, ә өченче урынны Яр Чаллы алды.

Республика районнары арасында исә иң көчле Бөгелмә районы спортчылары булды, икенче урында - Саба районы, өченче урында - Чистай районы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10