ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Сарман районының язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр

21 март 2019, 01:00 , Фото: sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/sarmanlylar-yazgy-tashuga-zer

Сарман районының язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева авыл җирлегенең эшчәнлеген, шулай ук язгы ташуга әзерлеген яктыртты.

(Сарман, 21 март, "Татар-информ", "Сарман", Зөлфия Шәрипова). Сарман районы Советының утырышлар залында чираттагы атналык киңәшмә үткәрелде. Анда төп мәсьәлә булып районның язгы ташуга әзерлеге каралды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев алып барды.

Киңәшмәдә  Сарман янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе вазифаларын башкаручы Раил Бакиров, “Татавтодор” җәмгыятенең Сарман участогы начальнигы Нәфис Фәсхетдинов һәм “Татнефтедор” җәмгыятенең Азнакай автомобиль юллары идарәсе начальнигы Илшат Галиәхмәтов чыгышлары тыңланды.

Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева авыл җирлегенең эшчәнлеген, шулай ук язгы ташуга әзерлеген яктыртты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10