ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

"Хозур ТВ"да татар телендә тапшырулар күләме артты

21 март 2019, 08:21

Якын арада "Хозур ТВ"да изге Коръәнне һәм намазны дөрес уку буенча укыту программаларын эшләтеп җибәрү дә планлаштырыла.

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). "Хозур ТВ"да татар телендә тапшырулар күләме артты - алар телеканалның барлык контентының яртысыннан артыгын тәшкил итә. Тәүлегенә татар телендә 5 сәгатьлек блоклар чыгару планлаштырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

2019 елның 18 мартыннан "Хозур ТВ" мөселман телеканалы яңа тапшырулар челтәренә күчте. Телеканал тамашачыларны татар телендә яңа телепроектлар белән сөендерәчәк.

Алар арасында "Мәcлихәт", "Җан авазы" программасы, яшь тамашачылар өчен "Барбаросса" мавыктыргыч мультипликацион фильм бар. Тиздән "Хозур ТВ" экраннарында "Хәерле сәгатьтә", "Хәдис дәресләре", "Бәрәкәтле гаилә", "Балам-багалмам", "Гаилә дәресләре", "Тәмле булсын" тапшыруларының яңа чыгарылышлары барлыкка киләчәк.

Моннан тыш, якын арада "Хозур ТВ"да изге Коръәнне һәм намазны дөрес уку буенча укыту программаларын эшләтеп җибәрү дә планлаштырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10