ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә Нурсолтан Назарбаев урамы барлыкка киләчәк

21 март 2019, 10:01

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев республика шәһәрләрендәге барлык үзәк урамнарга Нурсолтан Назарбаев исемен кушарга кирәк дип белдергән иде.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Казахстанның Акмулла өлкәсендә Күкчәтау шәһәренең Максим Горький урамын Нурсолтан Назарбаев урамы дип үзгәртү хакында мәсьәлә карала. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Күкчәтау шәһәр мәслихәте депутатлары шундый тәкъдим белән чыккан. «Без шундый тәкъдим керттек. Якын көннәрдә Акмулла өлкәсе ономастика комиссиясе утырышы узачак, анда әлеге мәсьәлә тикшерелеп, тиешле карар кабул ителәчәк», - диде агентлыкка Күкчәтау шәһәр мәслихәте сәркатибе Еркин Исимбаев.

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев республика шәһәрләрендәге барлык үзәк урамнарга Нурсолтан Назарбаев исемен кушарга кирәк дип белдергән иде.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10