ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Самара Җәмигъ мәчетендә ачык ишекләр көне узачак

21 март 2019, 10:18

Чараның программасы ислам кыйммәтләре турында лекция; Ислам тарихы музее белән танышу; мәчет буйлап экскурсияне үз эченә ала.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). 24 мартта Самара Җәмигъ мәчетендә ачык ишекләр көне узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Чарада ислам кыйммәтләре турында лекция сөйләячәкләр, шулай ук мәчет буйлап экскурсиядә дә катнашырга мөмкин булачак. Соңыннан кунакларга тәмле пылау һәм кайнар чәй тәкъдим ителәчәк.

Керү ирекле. Чарага теләгән һәркем чакырыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10