ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Саратов милли гимназиясенең бинасы киңәйтүгә мохтаҗ

21 март 2019, 11:42

Саратов өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе гимназиядә укырга теләүчеләр саны күп булуын әйтте.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Саратов шәһәре татар гимназиясе укыту өчен бинаны киңәйтүгә мохтаҗ. Бина проблемасы турында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Саратов өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты рәисе урынбасары Зөфәр Хәкимов әйтте.

Ул татар гимназиясе 27 нче елын эшләгәнен искәртте. “Безнең бинабыз кечерәк. Элекке татар кунакханәсе булган ул, яртысын бирделәр, яртысын бирә алмыйлар”, - ди әңгәмәдәш.

“Хәзер ике беренче сыйныф бар, быел тагын 47 татар баласы әзерлек төркеменә йөри. Камил Әбләзов (Саратов татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе – “Т.И. искәрмәсе) тагын дүрт сыйныф тапшырырга тырыша. Ремонт белән ярдәм итсәгез, мэрия класслар бирербез, диде. Гимназиядә 500 бала да укыр иде, тик урын юк. Хәзер класслар 15 балага тиешле, ә анда 26-27 бала укый”, - диде Зөфәр Хәкимов.

Татар федераль милли-мәдәни автономиянең хисап-сайлау конференциясендә ясаган чыгышында ул гимназиянең Хөкүмәт йорты кырыенда өч катлы йортта урнашканын билгеләп узды. “Рөстәм Миңнеханов ике тапкыр булды, шаккатты. Саратовта шундый гимназия булуына бер дә ышанмаган идем, диде”, - дип сөйләде Зөфәр Хәкимов.

Ул гимназиядә башта 100 бала укыганын, хәзер укучылар саны 380гә җиткәнен әйтте. “Анда “Чишмә” балалар яслесе дә эшли, беренче елларда 30 бала йөрде, хәзер 168 татар баласы исәпләнә. Шуннан инде башлангыч мәктәпкә керәләр. Гимназиянең бөтен чыгарылыш укучылары институтка керә. Шул мәктәпне япмасыннар дип борчылабыз. Мәктәпне ябу авылны бетерүгә тиң”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10