ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Россия Федерациясендәге яңа илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты

21 март 2019, 12:11 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Россия Федерациясендәге яңа илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты Мәхмәт Самсар илче вазифасына 2018 елның декабрендә билгеләнде.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Мәхмәт Самсар белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча с Чрезвычайным и Полномочным Послом Турецкой Республики в Российской Федерации

«Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә Төркия Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларыннан берсе булуын билгеләп үтте. Республикада Төркия инвесторлары катнашында күп кенә проектлар уңышлы гамәлгә ашырылды. Татарстан Президенты Мәхмәт Самсарның хезмәттәшлекне алга таба киңәйтүгә саллы өлеш кертәчәгенә ышаныч белдерде», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Встреча с Чрезвычайным и Полномочным Послом Турецкой Республики в Российской Федерации

Очрашуда катнашучылар Россия һәм Төркия арасында төбәкара дәрәҗәдә сәүдә-икътисади хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту буенча уртак адымнар хакында фикер алышты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10