ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рөстәм Сәрвәров: Россиядә ике милләт вәкилләре генә ил буйлап концерт куеп йөри ала

21 март 2019, 13:26 , Фото: Султан Исхаков

Рөстәм Сәрвәров: Россиядә ике милләт вәкилләре генә ил буйлап концерт куеп йөри ала “Башкаларда эстрада бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Без шундый хәлгә төшсәк, “Эте дә, бете дә җырлый” димәс идек”, - ди продюсер.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). “Аксу” студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрвәров татарча җырлаучы артистларның күп булуына сөенергә кирәк дип саный. Россиядә рус һәм татар артистлары гына ил буйлап концерт куеп йөри, диде Рөстәм Сәрвәров. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә биргән интервьюда әйтте.

“Россиядә ике генә милләт ил буйлап концерт куеп йөри ала. Ул – рус һәм татар милләтләре. Башка милләтләр инде күптән үлеп бетеп бара. Аларда эстрада бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Без шундый хәлгә төшсәк, “Эте дә, бете дә җырлый. Кызганыч, шулкадәр күп җырлыйлар”, - дип әйтмәс идек”, - диде продюсер.

“Татар эстрадасында бушлык күп, ләкин артистлар да күп. Әмма алар күп булуга, татарча җырлаганга сөенергә кирәк. Бөтенләй җырламый башласалар нишләрбез?” – ди Рөстәм Сәрвәров.

Рөстәм Сәрвәров әйтүенчә, күп кешедән “Бөтен кеше сәхнәгә чыга, бөтен кеше җырлый” дигән тискәре фикерләр яңгырый. Продюсерның шундый фикер йөртүчеләргә җавабы мондый: “Җырласыннар! Моның өчен сөенергә кирәк. Мин кешеләрнең шуны аңламауларына аптырыйм. Җырлыйлар икән, аңа сөенергә кирәк. Алар бит тәмәке тартып, аракы эчеп йөрмиләр”.

  • Рөстәм Сәрвәров белән тулы интервьюны “Интертат” электрон газетасы сайтында укый аласыз.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10