ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка картина бүләк итәчәк

21 март 2019, 14:10 , Фото: архив

Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов Радий Хәбировка картина бүләк итәчәк 23 мартта Уфада Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узачак.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашачак һәм татарстанлылар исеменнән картина рәвешендәге символик бүләк тапшырачак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Президент бәйрәмнең тантаналы өлешендә катнашачак. Ул сәхнәдә Башкортстан халкын бәйрәм белән котлап, Казан күренешләре сурәтләнгән картина рәвешендәге символик бүләк тапшырачак», - диде Лилия Галимова.

23 мартта Уфада Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узачак. Бу көнне «Башкортостан» дәүләт концерт залында «Башкортстан турында поэма» дип исемләнгән тантаналы концерт була. Анда республиканың иң яхшы иҗат коллективлары һәм артистлары чыгыш ясаячак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10