ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыдагы көллият студентының туберкулез белән авыруы ачыкланган

21 март 2019, 14:15 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Чаллыдагы көллият студентының туберкулез белән авыруы ачыкланган Авыру белән аралашучыларның барысы да флюорография һәм диаскинтест уза.

(Казан, 21 март, "Татар-информ"). Чаллыда КФУның инженер-икътисади көллияте студентында туберкулез авыруы ачыкланган. Аның белән аралашкан кешеләрне тикшеренүгә җибәргәннәр. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына ТР Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Хәзерге вакытта авыру белән контактта булучыларның барысы да флюорография һәм диаскинтест уза. Мондый очракта бу гадәттәгечә кулланыла торган процедуралар", - дип аңлаттылар ведомствода.

Көллияттә укучы кыз туберкулезның кече формасы белән авырый. Санитария күзәтчелеге хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, бу - көллияттә ачыкланган беренче очрак.

"Әлеге очрак чираттагы тапкыр туберкулезга тикшеренүне даими узу кирәклеген раслый", - дип аңлаттылар Роспотребнадзорда. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10