ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Азат Ахунов: Назарбаев Казахстанны яхшы хәлдә калдырды, хәзер үстерергә генә кирәк

21 март 2019, 15:00 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Азат Ахунов: Назарбаев Казахстанны яхшы хәлдә калдырды, хәзер үстерергә генә кирәк "Назарбаев милләтне, дәүләтне саклап калган кеше", - ди Г.Ибраhимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраhимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Азат Ахунов Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев Казахстанны яхшы хәлдә калдырды дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.
 
Азат Ахунов Назарбаевның Казахстанның икътисади үсешен кайгыртканын әйтте. "Әлбәттә, ул, совет кешесе буларак, Мәскәү ничек эшләсә, шулай эшләде, ләкин соңгы икътисади мәгълүматларны карасаң, анда үсеш күрәбез. Күршедәге Кытай белән чагыштырып булмый, ләкин үсеш бар", - диде.
 
"Ул китмәде, бераз читкә китеп, Минтимер Шәрипович кебек мөһим вазифаларда калыр. Әлегә ниндидер кискен үзгәрешләр көтмим. Ләкин яңа буын килгәч, үсәргә, үзаңны, икътисадны үстерергә нигез бар. Димәк, ул хәзер Казахстанны яхшы хәлдә калдырды, үстерергә, алга таба барырга гына кирәк", – диде Ахунов.

"Назарбаев Мәскәүгә караса да, мөстәкыйль сәясәтен алып барырга тырышты. Милләтне үстерү буенча төрле программалар кертте. Мәсәлән, ун ел дәвамында мирасны кайтару программасы эшләде. Аның буенча шактый эш башкардылар. Совет республикаларыннан кулъязма китаплар кайтардылар, тәрҗемә иттеләр. Бу милли үзаңны үстерүдә зур адым булды", - дип әйтте Азат Ахунов.

Ул Нурсолтан Назарбаевның Казахстан башкаласын яңа җиргә күчереп, яңа бер шәһәр Астананы төзегәнен искәртте. "Казахларның мәккәсен булдырды, шуңа күрә роле кечкенә дип әйтеп булмый. Назарбаев милләтне, дәүләтне саклап калган кеше. Бу эше белән гел уңай тәэсир калдырды", - диде.
  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10