ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Өч сугышта катнашкан Масра сөннәтчесе язмышы - "Безнең мирас"

21 март 2019, 16:24

Түбән Масра авылында Г.Камалның әнисе туган, булачак драматург биредә мәдрәсәдә укыган.

(Казан, 21 март, "Татар-информ", "Безнең мирас", Халидә Габидуллина). Кесмәс елгасы буена күп авыллар урнашкан. Чөнки яшәр өчен уңай урын — су бар. Ә сусыз берничек тә яшәеш була алмый. Шундый авылларның берсе – Түбән Масра. Бу авылда Г.Камалның әнисе туып, булачак драматург мәдрәсәдә укыган.

“Г.Камал Масраны “Мисыр” сүзеннән килеп чыккан дип аңлата… Казан ханлыгы чорында миссионерлар ролендә бу якка — мари, удмурт тулы урманлы авыллар чигенә килеп урнашканнар. Миссионерлыкның конкрет программасы да булган; мөселманлыкка чыккан халыкның ир балаларын сөннәткә утыртырга кирәк икән…”, — дип яза “Торналар төшкән җирдә” әсәрендә Мөхәммәт Мәһдиев. Менә каян килеп чыккан икән сөннәтчелек! Масра авылының күп ирләре бу һөнәргә өйрәнеп, сөннәтчелек эше белән шөгыльләнгәннәр.

“…Масра бабай безнең балачактагы иң зур, иң мәкерле, иң көчле дошман иде. Безнең авылда мәктәпкәчә яшьтәге малайларны җиңүнең, куркыту, тәрбияләүнең иң куәтле чарасы “Масра бабай” иде…”, — дип яза М.Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” әсәренең “Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем…” бүлегендә. Әсәрнең бу бүлеген укысагыз, кайсы ир баланың сакаулыгы аркасында “Масра бабай” диясе урынга “Мәкә бабай” диюе нәселенә “Мәкә” кушаматы булып тагылганын да белерсез.

Кызыксынуым көчле булды: сөннәтчелек белән эш итүчеләр авылына барырга карар кылдым. Сораша торгач, бер сөннәтче бабайның кызы, төгәлрәк әйтсәк, Рәхимова Зөләйха апа Түбән Масра авылында яши икән. Мин аның белән өендә очраштым. Һәм әтисе турында мәгълүматлар сораштым.

- Минем әтием сөннәтче булган, — дип сүз башлады Зөләйха апа. – Түбән Масра авылында элек күп булган ул сөннәтче бабайлар. Шуларның берсе, минем әтием – Мөхәммәтсалих. Ул шушы авылда 1895 нче елда туган. Әти өч сугышта катнашкан кеше: беренче бөтендөнья, фин һәм Бөек Ватан сугышы. Сугышның соңгысына ул 1943 елда гына китә. Башта ул атлар белән пушкалар тарттырып йөри, командиры аның тырышлыгын күреп, ярдәмчесе итеп куя. Әти Венгрияне азат итүдә катнаша, Будапешт шәһәрендә җиңүне каршылый. Бөек Ватан сугышы вакытында берничә мәртәбә яралана. Күкрәге тулы медаль белән сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Әти өйләнеп, өч баласы туган. Иң олы абыйга егерме дүрт, кечкенәсенә ике яшь ярым вакытта хатыны үлеп киткән. Икенче тапкыр Курса Почмак авылына кияүгә чыгып, ире тиз арада үлеп тол калган Зәкиябануга өйләнә ул. Уртак дүрт бала туа, шуның берсе — мин. Без, җиде бала,бик дус, тату булып, тәгәрәшеп үстек. Иң кечкенә сеңелебезгә ике, миңа җиде яшь вакытта әти үлеп китте. Аның урын өстендә авырып яткан вакытын хәтерлим, озак авырмады, ун көн тирәсе генә.

- Әтиегез характеры белән ниндиерәк кеше булды икән?

- Әти бик кырыс, усал, нык характерлы кеше иде. Безнең очта гел малайлар үсте. Шуңа күрәме, әти мине алар янына уйнарга чыгармый иде. Ә минем уйныйсым килә. Уйнарга чыгармас өчен мине җил капкасы янында ике аяк арасына кыстырып торыр иде. Хәтта сабантуй вакытында апаларны бәйрәмгә җибәрмәс өчен урманга алып менеп китә торган булган ул. Аннары, әни әйтә иде, ул бик көнче кеше иде дип. Бәлки әни аннан унике яшькә кече булгангамы, әллә башка сәбәпләре булганмы, белмим. Шундый булса да, бервакытта да намазын калдырмаган ул. “Хәтта сугыш вакытында да намазымны укыдым, калдырмадым, шуңа күрә мине командирлар да яратты”, — дип сөйли торган булган.

- Әтиегез сугыштан кайткач кем булып эшләде икән?

- Белеме булса да, бик аз булгандыр, анысын әйтә алмыйм. Ләкин әни әйтә иде: “Әтиегез сыйфатком, ревком рәисе булып эшләде “, — дип. Димәк, бүгенге көн белән әйтсәк, агроном булып эшләгән. Колхозда ревизия комиссиясе рәисе булып эшләү, әтинең аңлы, төгәл, пөхтә кеше булуы турында сөйли.

- Ә сөннәтчелеккә ничек кереп китте икән?

- Җитмәүчелек булдымы икән, кыюлык көчле идеме анда, әйтә алмыйм, ләкин әти бу эшкә өйрәнеп, Кукмара районына чыгып китеп, атналар буе кайтмыйча, балаларны сөннәткә утыртып йөргән. Кукмара авылларының исемен әйтсәң, әни әтиегез “Бабага”йөргән авыллар бит ул дия иде. Мари-Төрек ягына да чыккан ул, анда туганнары яшәгән. Шулар янына барганда да сөннәт пәкесен калдырмаган. Аны чиста бер чүпрәккә төреп кенә саклаган. Ул вакытта дарулар да, наркоз дигән нәрсә дә юк. Сөннәт урыны тиз тазарсын өчен черегән агачның комын сибә торган булганнар, ә киселгән тирене мич башына атканнар. Анда ул кибәргә, ә сөннәтләнгән ир балалар тазарырга тиеш булган. Сөннәтчелек өчен батыр йөрәкле дә, балаларны ярату да, чисталык та таләп ителгән. Кешенең ул вакытта акчасы юк, кул җилеше дип ашамлыклар, кием-салымнар белән түләгәннәр. Әни әйтер иде: «Әтиегез китеп бераз үткәч, апа-абыйларың әти кайта дип, шатланып көтеп алалар иде, үзе дә балаларны сагынып кайта иде”.

- Ә әтиегез кайчан бу шөгыльдән туктады икән?

- Коммунистлар партиясе динне бик кысты бит. Әти коммунист та булмадымы икән, андый кешеләргә бөтенләй дә дин белән шөгыльләнергә ярамаган бит. Шул чорда туктагандыр дип уйлыйм. Әти 1955 нче елда вафат булды. Билгеле, ул үлгәннән соң да авылда сөннәтчелек белән шөгыльләнделәр, ләкин бик саклык белән һәм яшертен генә эшләгәннәрдер инде аны.

- Ә үзеңнең тормыш юлы ничегрәк булды, Зөләйха апа? Нәсел дәвамчыларыгыз арасында сөннәтчелек эшен дәвам итүчеләр юкмы?

- Юк, сеңелем. Хәзер бит ул эшне табиблар башкара. Ә мин Курса Почмак мәктәбендә сигез классны тәмамлагач, үзебезнең авылдагы май заводына лаборант булып эшкә кердем. Берничә ел эшләгәч, заводны Арчага күчерделәр. Бер атна Арчада эшләдем, ләкин сагынуга түзә алмыйча, кире авылга кайттым. Фермада бозаулар да карадым, ферма мөдире булып та эшләдем. Пенсиягә шуннан чыктым. Ирем Наил белән егерме җиде ел яшәп, ике ул үстердек. Рамилебез гаиләсе белән Казанда яши, Данилем гаиләсе белән туган авылымда гомер кичерәм.

Сөннәтче бабайлар эзеннән йөрүемнең әле бу башы гына. Андый бабайларның балалары-оныклары белүемчә байтак. Киләсе очрашуым алар белән булыр.

Халидә Габидуллина, М.Мәһдиев музее мөдире, Арча, Гөберчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10