ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыдагы кибет парковкасында иномарка өч яшьлек баланы бәрдергән

21 март 2019, 16:43 , Фото: ГИБДД набережных Челнов

Чаллыдагы кибет парковкасында иномарка өч яшьлек баланы бәрдергән Имгәнгән кыз баланы хастаханәгә озатканнар.

(Чаллы, 21 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы шәһәрендә кибет парковкасында чит ил машинасы өч яшьлек баланы бәрдергән. Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич булган. Мәскәү проспектындагы кибет яныннан өч яшьлек бала белән әнисе үтеп барганда, «Тойота Авенсис» машинасы алар өстенә килгән. Чит ил машинасы белән Чаллыда яшәүче 32 яшьлек ир-ат идарә иткән. Имгәнгән кыз баланы шунда ук хастаханәгә алып киткәннәр.

Ел башыннан бу Чаллыда балалар катнашындагы инде унынчы юл һәлакәте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10