ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Нәүрүз» театр фестивалендә Башкортстанның алты театры катнаша

21 март 2019, 17:29 , Фото: Рамиль Гали

«Нәүрүз» театр фестивалендә Башкортстанның алты театры катнаша "Нәүрүз" театр фестивале Казанда 1-3 июнь көннәрендә үтә.

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Нәүрүз» төрки театрлар халыкара фестиваленә быел Башкортстанның алты театр коллективы катнаша. Бу быелгы фестивальнең Башкортстан Республикасының театр сәнгатенә багышлануына бәйле. Бүген бу хакта фестивальгә багышланган матбугат конференциясендә әйттеләр.

“Быел Гафури театрына – 100 ел, Мостай Кәримнең тууына – 100 ел, Башкортстан Республикасы төзелүгә 100 ел. Шушыларны истә тотып, быелгы фестивальне Башкортстанга багышлыйбыз. Башкортстанда театр сәнгате көчле. Без фестивальдә аларны колачлап күрсәтергә омтылабыз”, - дип аңлатты Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

Башкортстаннан Казанга Гафури исемендәге Башкорт драма театры, Салават театры, Уфа курчак театры, “Нур” татар театры, Стәрлетамак театр-концерт берләшмәсе, М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры килә.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, Гафури театры үзенең иң танылган әсәрен – “Зөләйха күзләрен ача” спектаклен тагын бер тапкыр алып киләчәк. Спектакльне, Гафури театры гастрольләре кысаларында, апрель аенда карап өлгермәүчеләр 2 июнь көнне карый алачак.

"Зөләйха күзләрен ача" спектаклен Гүзәл Яхина романы буенча театр режиссеры Айрат Абушахманов куйды. Спектакль "Алтын битлек" тетар премиясенә дәгъва итә. 

  • "Нәүрүз" театр фестивале Казан 1-3 июнь көннәрендә үтә. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10