ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада ир-ат авырлы хатынга ут төрткән

21 март 2019, 17:07

Ир-ат хатын-кыз аягы астына яна торган сыеклык түгә һәм сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ташлый.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Түбән Кама районында ир-ат йорты белән бергә авырлы дус хатынын яндырырга маташкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, Түбән Камада алкоголь эчемлекләр кулланган вакытта 26 яшьлек ир-ат йөклелекнең өченче аенда булган 19 яшьлек дус хатын-кызга шалтырата. Әңгәмә барышында ир-атка хатын-кыз өйдә үзе генә түгел кебек тоелган.

«Иптәше белән ул Шереметьево авылына таксида хатын-кыз өенә бара. Юлда көнче ир-ат тиз янып китә торган сыеклык сатып ала. Өйгә кергәч, хатын-кызның аягы астына яна торган сыеклык түгә һәм сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ташлый», – дип сөйләде Шептицкий.

Хатын-кыз өйдән күршеләренә чыгып кача, ә тегеләре аңа ярдәм итә һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Янгын нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып беткән, ә җинаятьчеләр җинаять урыныннан качып киткән.

Бу факт буенча хатын-кызны йөклелек халәтендә үтерүгә омтылыш буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер тәне пешкән хатын-кыз Республика клиник хастаханәсенә урнаштырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10