ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Краснодар татарлары төрки халыклар белән бергә Нәүрүзне уздырачак

22 март 2019, 16:14

Язгы бәйрәм Сочи каласында була.
(Казан, 22 март, "Татар-информ"). Иртәгә, ягъни 23 март көнне Сочиның Казах мәдәни үзәгендә татар, кыргыз, үзбәк иҗтимагый үзәкләре Нәүрүзне бәйрәм итәчәк. Бу хакта Краснодар Татар мәдәни автономиясе хәбәр итә. 
 
Бу көнне бәйрәм кунаклары "Юрта" казах музей кафесы ачылуда катнаша алачак. Биредә көнчыгыш халыкларының милли ризыкларыннан авыз итәргә мөмкин. 
 
Шулай ук, бәйрәм программасында төрки халыкларның милли көйләрен ишетергә, милли уен коралларын күрергә мөмкин булачак. Милли спорт ярышлары - көрәш һәм карате буенча мастер-класс уздыру да күздә тотыла. Балалар өчен бәйгеләр, күңел ачулар каралган, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10