ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәскәү Штабы Домодедово һәм Внуково аэропортларында намаз уку бүлмәләре булуын искә төшерә

22 март 2019, 16:24

Намаз бүлмәсендә хатын-кызлар өчен дә махсус урын бүлеп куелган.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Мәскәү Штабы Домодедово һәм Внуково аэропортларында намаз уку бүлмәләре булуын искә төшерә. Биредә намаз алдыннан тәһарәт алу мөмкинлеге дә бар. Бу турыда Мәскәү татарлары Штабы социаль челтәрдә хәбәр итә.

Домодедово аэропортында намаз бүлмәсе көн саен 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли. Мәйданы 40-45 кв. метр чамасы булган мәйданда хатын-кызлар өчен дә махсус урын бүлеп куелган.

Внуково аэропортында намаз бүлмәсе икенче катта урнашкан. Төзелеш тәмамланмаган А терминалы территориясенең икенче катында мини мәчет ачылган.

Внуково аэропорты мәчете, Домодедоводагыдан аермалы буларак, һәрвакыт ачык.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10