ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Эчке эшләр министрлыгы Түбән Камада полицейскийны үтерү белән бәйле фаҗигане шәрехләде

22 март 2019, 16:08 , Фото: скриншот видео из соцсетей

Эчке эшләр министрлыгы Түбән Камада полицейскийны үтерү белән бәйле фаҗигане шәрехләде Полицейский яраланган булуга карамастан, һөҗүм итүчене тоткарларга тырышкан.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Түбән Камада полицейскийны үтерү белән бәйле фаҗигане шәрехләде.

«Һәлакәт урынына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының оператив эшләр буенча полиция начальнигы урынбасары Павел Серов барды. Шулай ук тикшерү-оператив төркем эшли. Хәзер һөҗүм итүченең шәхесен ачыклыйлар», – дип сөйләделәр полициядә.

Агентлыкка билгеле булганча, һөҗүм иткән ир-ат урамда басып торган участок уполномоченные янына килгән, көтмәгәндә аңа берничә тапкыр пычак белән чәнчегән. Полицейский яраланган булуга карамастан, һөҗүм итүчене тоткарларга тырышкан.

Ике полиция хезмәткәре хезмәттәшләренә ярдәмгә ашыккан. Җинаятьче пычак белән аларның берсенә ташланган, полицейский утлы корал кулланырга мәҗбүр булган.

Түбән Кама полиция участок уполномоченные, ярдәм күрсәтелүгә карамастан, ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

«Татар-информ» бүген 9.45 сәгатьтә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлек бинасы янында полицейскийга һөҗүм ясалу турында хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10