ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мари Эл татары үзләрендә татар радиоларын яңгыратуны сорый

22 март 2019, 16:38 , Фото: архив/Рамиль Гали

Мари Эл татары үзләрендә татар радиоларын яңгыратуны сорый
Казанга барганда шундый күңелле, шул урынга җитүгә машинада татарча радиоларны куеп җибәрәбез. Красногорскины чыгуга сигнал югала, ди ул.

(Йошкар-Ола, 22 март, " Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Марий Эл татары, "Медведевский водоканал" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рузәл Усманов үз төбәкләрендә татар радиолары тотмауга борчылуын белдерде. Бу гозерен ул бүген Йошкар-Ола шәһәрендә Мари Элның татар активы вәкилләре белән очрашуда Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка җиткерде.

"Бәрәңге районында, Красногорскига кадәр бездә татар радиолары тота. Казанга барганда шундый күңелле, шул урынга җитүгә машинада татарча радиоларны куеп җибәрәбез. Мари Элга таба Красногорскины чыгуга сигнал югала. Татар радиокомпанияләренә безнең гозерне җиткерә алмассыз микән, шәһәрдә куәтле багана куеп, бездә дә яңгырата алмаслар микән", - дип сорады Рузәл Усманов.

"Иң күңеллесе - татар радиолары намаз вакытларын әйтә, азан яңгырата", - дип өстәде ул.

"Сез билгеләгән мәсьәлә буенча мин хәзер Киров өлкәсендә инде ярты ел шөгыльләнәм, әле очы-кырые юк. Бу, финанс чыгымнардан бигрәк, лицензияләр, документлар белән бәйле. Вышка гына куяр идек тә, әмма аңа рөхсәт алу - озак хәл ителә торган мәсьәлә, гәрчә аны хәл итү безнең өчен бик мөһим. Мин алга таба да шөгыльләнәчәкмен, бер көндә генә хәл ителә торган мәсьәлә булмаса да, хәл итәргә тырышырбыз, әлбәттә", - дип вәгъдә бирде Шәйхразиев.

  • Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүматы буенча, бүгенге көндә Мари Элда 38357 татар яши, шуларның 27 меңгә якыны шәһәрләрдә яши. Марри Эл республикасының Татар милли-мәдәни үзәге" оештырган чараларга, шул исәптән сабан туйларга ун меңләп халык йөри. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10