ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда еллык температура арту дәвам итә

22 март 2019, 16:49 , Фото: Султан Исхаков

Татарстанда еллык температура арту дәвам итә Республика буенча уртача температура һәр ун ел саен 0,5 градуска арта.

(Казан, 22 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстанда уртача еллык температура арту дәвам итә. Узган ел ул нормадан 0,7 градуска арткан һәм бу тенденция саклана. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге начальнигы Феликс Гоголь сөйләде.

«Климатның төп үзгәреш билгеләре – ул һава температурасы һәм атмосфера явым-төшеме күләме. Узган еллардагы күрсәткечләрне карап, Татарстанда температура артуын күрәбез», – диде спикер.

«1951 елдан башлап хәзерге көнгә кадәр (10 елда) бу үзгәреш 0,32 градус тзшкил итә. 1970 елларда ул елда иң тиз температура күтәрелү күзәтелгән – 0,5 градус», – диде Феликс Гоголь.

Аның сүзләренчә, республика территориясендә уңай температура аномалиясе узган ел күзәтелгән. Ул вакытта уртача температура нормадан 0,7 градуска арткан һәм +4 градус тәшкил иткән.

«Явым-төшем вазгыте катлаулырак, аларның күләме буенча төгәл тенденция юк. Соңгы елларда явым-төшем нормадан күп булды, әмма 2018 ел бу күрсәткеч буенча дефицитлы ел булды», – Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге начальнигы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10