ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мари Элдан Сания Газизҗанова: Татар конгрессында төбәкчеләр өчен ярдәм фонды булсын иде

22 март 2019, 17:13 , Фото: Алсу Исмәгыйлева

Мари Элдан Сания Газизҗанова: Татар конгрессында төбәкчеләр өчен ярдәм фонды булсын иде Барлык чыгымнар үз кесәбездән, дип зарланды ул.

(Йошкар-Ола, 22 март, " Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Йошкар-Ола шәһәрендә эшләп килгән татар төбәген өйрәнүчеләр клубы җитәкчесе Сания Газизҗанова төбәкләрне өйрәнүчеләр өчен Бөтендөнья татар конгрессында ярдәм фонды булдыруны сорады. Бу гозерен ул бүген Йошкар-Ола шәһәрендә Мари Элның татар активы вәкилләре белән очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевка җиткерде.

"Бездә Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институты һәм ИЯЛИ белән киңәшләшеп эшләүче белгечләр бар. Аларның барлык чыгымнары үз кесәләреннән", - диде ул.

"Китаплар, әсбаплар белән ярдәм итәрбез", - дип вәгъдә бирде Шәйхразиев. Ул татар конгрессында төбәкне өйрәнү буенча махсус журнал чыгуын искәртте.

  • Бүген Мари Эл башкаласы Йошкар-Олада татар халкының үсеш стратегиясе буенча фикер алышу уза. Фикерләшүдә Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Чувашстан һәм Мари Эл республикаларыннан татар иҗтимагый лидерлары катнаша.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10