ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Санкт-Петербург эшмәкәре Камил Хәйруллин туган авылын торгызуга алынган

22 март 2019, 17:41 , Фото: Гөлнар Гарифуллина, Султаново проекты матбугат хезмәте

Санкт-Петербург эшмәкәре Камил Хәйруллин туган авылын торгызуга алынган Камил Хәйруллин Чиләбе өлкәсе Солтан авылында төрле юнәлештәге эшли торган 20 ләп хуҗалык булдырырга тели.

(Казан, 22 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Санкт-Петербург эшмәкәре Камил Хәйруллин Чиләбе өлкәсе Солтан авылын торгызу эшенә керешкән. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләде. Әлеге идея узган елның апрелендә туганын әйтте. Бүген эшмәкәр нык хуҗалык корырга әзер гаиләләрне авылга яшәргә чакыра.

“Соңгы елларда Интернет белән шөгыльләндем, аннан бизнесны саттым. Хәзер туган авылымны торгызуга тотындым. Авылның юкка чыкмавы минем кулдан килә дип уйладым”, - диде Камил Хәйруллин. Ул авылда төпләнергә теләүчеләргә, килешү нигезендә арендага йорт биреп, хуҗалыкларын башлап җибәрергә булышуын әйтте.

“Мин килгәнче бер фермер да юк иде. Төрле юнәлештәге эш белән шөгыльләнүче 20 ләп нык хуҗалык төзелүен телим. Гаилә өчен төп шарт – мөселман булу, үзбәкләрне дә күздә тотам. Алар булдыклы булырга тиеш. Теләге булганнарга ярдәм итәргә җиңел, ә тормышта бернигә ирешмәгәннәр миңа кирәкми”, - ди Камил Хәйруллин.

Эшмәкәр сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә башлавы турында әйтте. “Сыр кайнату цехы ясадым. Тиздән зурракны да төзи башларга исәп. Сырны Мәскәүгә, Петербургка, хәтта Кытайга да сату хыялы бар. Сыр кайнату цехында бүген көненә 200 литр сөт эшкәртелә, 20 кг сыр ясала. Авылдашларның хуҗалыкларында – 45 сыер, мин ярдәм иткән фермер 20 сыер асрый. Сөтнең литрын 25 сумнан сатып алабыз”, - диде.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, бүген сырны авылда бер хатын-кыз кайната. Киләчәктә ул югары осталыкка ия сыр кайнатучы чакырырга ниятли. Бүген авылга Башкортстанның Сибай шәһәреннән гаиләсе белән фельдшер күченгән. Камил Хәйруллин хәзер авылга гаиләсе белән килеп, хуҗалык корырга әзер булган мулла эзли.

Камил Хәйруллин әйтүенчә, авылда башкортлар да, татарлар да бар. “Сезонына карап кышын 50-70 кеше яши, җәен - 170 ләп кеше. 10 елга план төзедем. 10 елдан үзәк суүткәргеч, газ күрергә теләр идем һәм асфальт юл булуын телим. Бүген мәктәптә балалар бакчасында 10 бала, мин һичьюгы 50 гә тулсын иде дим”, - дип белдерде эшмәкәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10