ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада үтерелгән полиция хезмәткәренең гаиләсенә матди ярдәм күрсәтеләчәк

22 март 2019, 21:17

Динар Саматовны үтерүчене аткан полицейский дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Түбән Камада хезмәт вазифасын башкарганда һәлак булган полиция хезмәткәре Динар Саматовның гаиләсе закон буенча каралган түләүләрне алачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Татарстан Президент бу вакыйгадан хәбәрдар. Куркыныч җинаятьчегә аткан полиция хезмәткәре дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк. Динар Саматовның гаиләсе закон буенча каралган түләүләрне алачак. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәлак булган полицейскийның гаиләсенә ярдәм итү өчен чаралар күрә», – диде Лилия Галимова.

Закон буенча хезмәт вазифасын башкарганда һәлак булган Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәренең гаилә әгъзалары 3,8 миллион сум бервакытлы түләүләр, 2,6 миллион сумнан артык иминият акчалары алырга хокуклы. Шулай ук балаларны тәрбияләү һәм башка түләүләр өчен ай саен пособие бирелә.

Үтерүчене аткан Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк. Хезмәт вазифасын башкарганда һәлак булган полицейскийның гаиләсе закон буенча каралган түләүләрне алачак.

Динар Саматов белән хушлашу мәрәсиме иртәгә, 23 мартта 8.00 сәгатьтә Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама буенча идарәсе бинасы янында узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10