ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Теләчедә хезмәтне саклау буенча укулар узды

23 март 2019, 02:00 , Фото: tulachi.ru/

Теләчедә хезмәтне саклау буенча укулар узды Һәр катнашучыга хезмәтне саклау темасына кагылган буклетлар, күрсәтмә материаллар таратылды.

(Теләче, 23 март, “Татар –информ”, "Теләче", Эльмира Әхмәтҗанова). Теләче районы хакимиятенең утырышлар залында хезмәтне саклау буенча киңәшмә узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бу көнне райондашларыбызга шәхси саклану чаралары урын алган күргәзмә белән дә танышу мөмкинлеге тудырылды. Һәр катнашучыга хезмәтне саклау темасына кагылган буклетлар, күрсәтмә материаллар таратылды.

Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин алып барды. Утырыш эшендә катнашкан Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов Татарстан Республикасында хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларының торышы хакында чыгыш ясады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10