ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Яңа Зеландиядәге мәчетләр теракттан соң яңадан ачылды

23 март 2019, 10:11

Яңа Зеландия полициясе теракт тикшерү эшен тәмамлады.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Яңа Зеландиядәге мәчетләр теракттан соң яңадан ачылды. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.

Яңа Зеландиянең Крайстчерч шәһәрендә Нур һәм Линвуд мәчетләрендә 15 мартта терактлар нәтиҗәсендә 50 кеше үлде. Дин тотучылар өчен мәчетләр кабат ишекләрен ачты, дип хәбәр итә Яңа Зеландия радиосы.

Яңа Зеландия полициясе теракт тикшерү эшен тәмамлады.

Мәчетләрне ачу тантанасында җирле хакимият вәкилләре, мөселман җәмгыятьләре җитәкчеләре, Яңа Зеландия полиция комиссары урынбасары Уолли Хаумаха катнашкан.

15 март көнне Яңа Зеландиянең Крайстчерч шәһәрендә 10 минут аерма белән Нур һәм Линвуд мәчетләренә коралланган һөҗүм ясала. Нәтиҗәдә, 50 кеше һәлак булган һәм 50ләп кеше җәрәхәтләнгән. Яңа Зеландия Премьер-министры һөҗүмне теракт дип атаган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10